Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Берсе – диңгездә, икенчесе – һавада

    31 июль - Хәрби-диңгез флоты, 2 август Һава десанты гаскәрләре көне. Бәйрәмнәре уңаеннан без әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән егетләр белән очрашып, аларның армия тормышы белән кызыксындык. Руслан КАМАЛЕТДИНОВ - Әгерҗе шәһәре: - Мин хәрби хезмәткә 2013 елның язында киттем. Калининград өлкәсендәге Балтийск шәһәрендә 336нчы диңгезче пехотасы бригадасында хезмәт иттем. Безнең...

    31 июль - Хәрби-диңгез флоты, 2 август Һава десанты гаскәрләре көне. Бәйрәмнәре уңаеннан без әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән егетләр белән очрашып, аларның армия тормышы белән кызыксындык.

    Руслан КАМАЛЕТДИНОВ - Әгерҗе шәһәре:

    - Мин хәрби хезмәткә 2013 елның язында киттем. Калининград өлкәсендәге Балтийск шәһәрендә 336нчы диңгезче пехотасы бригадасында хезмәт иттем. Безнең гаскәр бик үзенчәлекле, ул һава, җир һәм диңгез белән бәйле иде. Төп максатыбыз дошманның яр буе линиясен басып алу һәм төп көчләр килеп җиткәнче плацдармны тоту иде. Безне ел буена менә шуңа өйрәттеләр.

    Диңгезчеләр елның-елында 9 Майда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнаша. Бу зур, матур бәйрәмдә миңа да катнашу бәхете елмайды. Марш атлаган берничә минут күңелемә гомерлеккә кереп калды.

    Диңгезчеләр арасында тугры дусларым булу белән дә бәхетле мин. Без хәзер дә тыгыз элемтәдә яшибез, очрашып торабыз.

    Физик яктан көчле һәм сәламәт булганнарга армиядә хезмәт итү күпкә җиңел. Моны малайлар колакларына киртләп куйсыннар иде. Хәрби хезмәткә алынганчы бокс, кул сугышы серләренә өйрәткән тренерларым Вадим Насыйров һәм Рөстәм Майоровка зур рәхмәт!

    Хәрби хезмәттән кайткач тимер юлга электровоз машинисты булып эшкә урнаштым, читтән торып университетта белем алам. Буш вакытымда спорт белән шөгыльләнәнәм.

    Хәрби-диңгез флоты бәйрәмен диңгезче дусларым белән билгеләп үтәчәкбез. Хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне бәйрәмебез белән котлыйм!

    Сергей САЙТАЕВ - Әгерҗе шәһәре:

    - Игезәк сыңарым Александр белән бергә хезмәт иттем мин. 2004 елның көзендә повестка килгән көн бүген дә истә әле. Без Псковның Һава десантлары гаскәрләренә эләктек.

    Парашюттан сикерү өчен дүрт ай буе җиде кат тиребез чыкканчы өйрәттеләр. Менә ул көн: без һавага күтәрелдек. Беренче тапкыр парашюттан сикерү бөтенләй куркыныч булмады. Ә икенче тапкыр тез буыннары калтырады инде. Команданы ишетүгә сикерәсең, парашют ачылып китә һәм син... "очасың". Бу вакыттагы рәхәтлекне сүзләр белән дә аңлатып булмый, шулай да эчтә ниндидер курку хисе дә бар.

    Хезмәт итү дәверендә 24 тапкыр парашюттан сикердек. Армия тормышы безгә бик ошады һәм без игезәгем Саша белән тагын бер елга контракт буенча хезмәт итәргә калдык. Икебезнең дә "права"лар бар иде. Мин - ашыгыч ярдәм машинасында, Саша - бензин ташый торган машинада эшләдек.

    Икәү хезмәт иткәч безгә бик җиңел булды, сагынганда якыннарыбыз, авыл турында сөйләшеп балачагыбызны искә төшерә идек. Без туган якларга нәкъ өч ел узгач кына кайттык. Әниебез сөенечтән нишләргә белмәде ул вакытта. Безгә бирелгән Мактау грамоталарын карап әниебезнең игезәк уллары белән ничек горурланганын белсәгез иде...

    Хәзер инде үзебезнең гаиләләр бар, икешәр бала үстерәбез. Мин гаиләм белән Әгерҗедә яшим, Саша - Чаллыда. Безне Пеләмештә туган йортыбыз очраштыра. Әти-әниләргә булышабыз, гөрләшәбез. Ә кичен балаларыбыз белән балыкка йөрергә яратабыз.

    Десантчылар көнендә зәңгәр беретларыбызны алып дуслар белән табигать кочагына чыгабыз. Анда янә армия тормышын искә төшереп хатирәләргә биреләбез.

    Любовь МИХАЙЛОВА сораштырды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: