Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Берьюлы 39 машина бәрелешкән: 10 кеше зыян күргән

Урынга биш ЮХИДИ экипажы килә

Уфа-Оренбург трассасында берьюлы 39 автомобиль бәрелешкән. 10 кеше зыян күргән. Алар арасында-ике яшүсмер дә бар. Бу хакта республиканың ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте Башкортостанның Авыргазы районы янында, трассаның 80 нче чакрымында булган. Юл — транспорт һәлакәтләренең сәбәбе-һава шартлары-көчле җил һәм күз күреме начар булу, шуның аркасында күпчелек машина йөртүчеләр идарәне югалта.

Вакыйга урынына биш ЮХИДИ экипажы килә. Автоинспекторлар авариягә юлыкканнарга автомобильләрдән чыгарга ярдәм иттә һәм аларга ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев