Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без аны озак көттек

Бу көннәрдә Тәбәрле авылында аеруча җанлылык күзәтелә: телефоннар тынып тормый, өйләрдә, урамда очрашканда бер-беребез белән фикер алышу, хатирәләр яңарту бара. Юк, Яңа ел уңаеннан түгел бу. Боларның барысына да сәбәпче - авылдашыбыз, газиз туган җирен, аның халкын чын күңелдән кадерли, хөрмәтли белүче галимебез Раиф Мәрдановның "Тарихта тибрәлгән Тәбәрле" китабы нәшер...

Бу көннәрдә Тәбәрле авылында аеруча җанлылык күзәтелә: телефоннар тынып тормый, өйләрдә, урамда очрашканда бер-беребез белән фикер алышу, хатирәләр яңарту бара. Юк, Яңа ел уңаеннан түгел бу.

Боларның барысына да сәбәпче - авылдашыбыз, газиз туган җирен, аның халкын чын күңелдән кадерли, хөрмәтли белүче галимебез Раиф Мәрдановның "Тарихта тибрәлгән Тәбәрле" китабы нәшер ителү. Бу китап, чын мәгънәсендә, якташларыбызга зур бүләк, үткәннәребезгә һәйкәл. Без аны озак көттек. Ниһаять, яңа туган баланы кулга алган анадай дулкынланып кулларыбызга алдык.Китап Казанда "Тамга" нәшриятында зур күләмле, 770 битле(!) итеп басылган, затлы итеп эшләнгән. Материаллар искиткеч күп, бай һәм кыйммәтле. XVI гасырдан алып бүгенгәчә булган вакыйгалар тасвирланган аларда.Автор Тәбәрле тарихын архив мәгълүматларына, фактлар һәм дәлилләргә нигезләп, фотосурәтләр белән бизәп биргән. Шулкадәр күп материалны бүлекләп урнаштырып, гадиләштереп бирүе фән эшлеклесенең тирән белемле, тырыш, үз эшенең остасы булган татар зыялысы икәнлеген раслый, һәр биттә аның төгәллеге, эрудициясе ярылып ята.Фәнни дә, кызыклы да, сагышлы да, мавыктыргыч та бу китап. Урыны-урыны белән елата да, көлдерә дә.Иң мөһиме, шәҗәрәне белүнең әһәмиятен аңлаган хәзерге заманда авылның һәрбер гаиләсе диярлек бу китаптан үзенең шәҗәрәсен таба, ерак бабалары турында мәгълүмат ала. Мәсәлән, без үзебезнең нәсел агачыбыз белән күптәннән кызыксынсак та, бу китаптагы әби-бабайларыбыз турындагы мәгълүматлар чын ачыш булды, җиде генә түгел, унынчы буын бабаларыбызны да белә алдык.Архивлар һәм авыл халкыннан җыелган материллар белән беррәттән бу зур хезмәт Тәбәрле авыл тарихы музее материалларына да нигезләнгән. Музеебызны ярты гасыр элек Тәбәрле мәктәбе директоры, тарих укытучысы Хәмит Абдуллин оештырган иде. Үзе мәрхүм булса да, аның эше яши. Укучылары, якташлары һәрчак аны сагынып, хөрмәтләп искә алалар. Хәмит Абдулловичның тормыш иптәше Гүзәл Рәхимовна, өлкән уллары Илдар, кызлары Фәридә, кече уллары Фаиз гаиләләре музеебызны торгызуда, яңартуда, җиһазлауда, бизәүдә бик күп көч куйган, акчалата ярдәм иткәннәр иде. Инде "Тарихта тибрәлгән Тәбәрле" китабының басылып чыгуы матди кыенлык аркасында тукталып калгач, алар янәдән зур чыгымнарны үз өсләренә алдылар. Искиткеч зур рухи һәм матди ярдәм күрсәттеләр.Автор китапны дөньяга чыгаруда матди булышлык күрсәткән Илдар Абдуллин, Алнур Азиев, Илһам Кубашев, Ленар, Сәлимов, Илшат Хәбибуллинга, туганнарына һәм башка бик күпләрнең гаиләләренә рәхмәтле. Зур шәхесләр гади була, диләр. Үзләрен чын зыялылар итеп күрсәттеләр алар."Татар халкында "Туй үпкәсез булмый" дигән мәкаль бар бит. Китап зур күләмле булса да, кайбер нәрсәләр кереп тә бетмәгәндер, кимчелекләр, хаталар да булмый клалмас, авылдашлар үпкәләмәсеннәр, фикерләрен белдерсеннәр, киләчәктә исәпкә алыныр, төзәтердәен төзәтеп укысыннар", - дип гозерен белдерде Раиф Фәтхелбаян улы авылдашларга.Тәбәрле халкы исеменнән Раиф Мәрдановка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Җәмәгать, бу зур хезмәтне ничек бар, шулай кабул итик. Безнне сөендергән якташыбызга киләчәктә дә безне иҗат уңышлары белән куандырып торуын, гаиләсенә иминлек телик. Афәрин, Раиф әфәнде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев