Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без барында гына ямь бар җирдә

8 Март - хатын-кызны олылау, хөрмәтләү, бүләкләр биреп шатландыручы бәйрәм ул. Чәчәкләр исе башны әйләндергән, үзебезне кадерле, бик тә кирәкле, гүзәл итеп тоя торган көтеп алган көн ул. Фәкать Язның беренче бәйрәмендә генә хатын-кызларыбыз күп чәчәк бәйләмнәре, якыннарыннан бүләкләр кабул итеп алалар. Елга бер тапкыр мондый кадер-хөрмәткә лаек бит инде...

8 Март - хатын-кызны олылау, хөрмәтләү, бүләкләр биреп шатландыручы бәйрәм ул. Чәчәкләр исе башны әйләндергән, үзебезне кадерле, бик тә кирәкле, гүзәл итеп тоя торган көтеп алган көн ул. Фәкать Язның беренче бәйрәмендә генә хатын-кызларыбыз күп чәчәк бәйләмнәре, якыннарыннан бүләкләр кабул итеп алалар. Елга бер тапкыр мондый кадер-хөрмәткә лаек бит инде без, кадерле гүзәл затларыбыз.
Сер түгел, ир-егетләребез авызыннан ишетелә торган "синсез - дөнья сансыз, "син булмасаң, өйнең яме юк", "берүк, син генә исән бул" дигән сүзләр дә хатын-кызның нинди бөек көчкә ия булуы турында сөйли түгелме соң? Олыгайган әтиләребезнең чын йөрәктән әйткән "бакыйлыкка әниегездән алдан китсәм ярар иде. Аннан башка бер генә көн дә яши алмам, берүк, әниегез исән булсын" дигән сүзләре дә - хатын-кызның тормыш, гаилә терәге булуына ачык мисал. Ир-атны, гадәттә, көчле, хатын-кызны көчсез зат дисәләр дә, чынбарлыкта гүзәл затларыбызның нинди батыр йөрәкле, булдыклы, уңган, теләсә ниди авырлыкка түзем, тормыш арбасын җигелеп тартучы икәнлеген инкарь итәргә бер генә ир-егетнең дә көче җитмәс, теле әйләнмәс. Башына төшсә, хатын-кыз теләсә нинди авыр, катлаулы ир-ат эшен дә тешен кысып булса да менә дигән итеп башкарырга сәләтле. Шушы гүзәл затның чандыр гына җилкәсенә никадәр эш өелгән: ул тәүлеккә 12-14 сәгать сәгать эшләүче җитәкче дә, бизнес-леди да, авыр хезмәте тиешенчә бәяләнми торган терлекче дә, станок артындагы эшче дә. Гомумән, хатын-кыз эшләмәгән бер генә тармак та юк. Ә эштән соң аны бит гаиләсендә икенче смена көтә: балаларны көйлә, аларга дәрес хәзерләргә булыш, ашарга пешер, кер ю, өйдә тәртип булдыр, каенана-каенатаңның хәлен бел, ярдәм ит. Моның өстенә, ир-егетләр гаепләмәсен, сез бит үзегез дә бала кебек, көйләгәнне яратасыз. Иманым камил, ир-атның күбесе бу кадәр вазифаны бер җилкәсендә генә күтәрә алмый.
Юк, хатын-кыз булуыбыздан зарланып язуым түгел. Бәхетле гаиләдә яраткан хатын, хуҗабикә, әни, дәү әни булу - үзе зур бәхет. Тик хатын-кызның ир-атны бик тә үзенә караганда да көчлерәк, балалар тәрбияләүдә, йорт эшләрендә, гаилә проблемаларын чишкәндә терәк-таянычы итеп күрәсе килә. 8 Март бәйрәмендә булса да аларны барлык йорт мәшәкатьләреннән азат итеп, җылы сүзләрегезне әйтеп, кадер-хөрмәт күрсәтсәгез иде.
Бәйрәмебез белән сезне, көчле, уңган, сабыр әбиләребез, әниләребез, апа-сеңелләребез һәм кызларыбыз!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев