Без бу көнне 20 ел көттек: Яңавыл–Яңа Бәзәкә юл участогын ачу тантанасы узды
Юл төзелешенә 240 миллион сумга якын акча бүленгән
“Без бу көнне 20 ел көттек. Ниһаять, ул килде. Шушы тигез шома юлда басып торуыбыз белән бик бәхетле без бүген. Хәзер елның теләсә кайсы вакытында өйдән тыныч күңел белән чыгып китеп, тыныч күңел белән кайтып керә алачакбыз”, – дип, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр яңабәзәкәлеләр юлны ачу тантанасында.
Узган елның январенда Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә узган җыенда халык район җитәкчесе Ленар Нургаяновка дистә еллар буе борчыган проблема – Яңавыл белән Яңа Бәзәкә арасында юл салу мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.
– Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге проблеманы хәл итү мөмкин булды: кыска гына вакыт эчендә биш чакрымга якын арага өр-яңа асфальт юл салынды, – дип сөйләде тантанада катнашкан Ленар Фәрит улы.
Юл төзелешенә 240 миллион сумга якын акча бүленгән. Юл салу эшен “Автотехникс” ширкәте һәм “Брус” предприятиесе юл төзүчеләре башкарган. Яңа Бәзәкә авылы эчендәге юллар да өлешчә яңартылган. Юл читләрен төзекләндерү, юл билгеләре кую кебек эшләр дә башкарылган.
– Бу якларда эшләве рәхәт булды, чөнки халык бик ярдәмчел. Яңа юллардан узганда безне яхшы сүз белән искә алырсыз дип ышанабыз, – диде үз чыгышында “Автотехникс” ширкәте җитәкчесе Юрий Окунев.
– Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Ленар Фәритович, сезгә, авыл җирлеге башлыгы Мәгъсум Салиховка, юл төзүчеләргә авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган механизатор Илдус Гыйльмегаянов. Мәдәният тармагы ветераны Рәйсә Фәрдиева, авыл активисты Фирдәвес Уразманов та ихлас рәхмәт сүзләре белән бергә изге теләкләрен юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев