Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без – данлыклы Иж-Бубый ягыннан

Иж-Бубый авылында беренче тапкыр узган укучыларның мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган төбәкара укуларын алдагы елларда республика күләмендә үткәрергә кирәк дигән фикергә килделәр. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк XX гасыр башында татар белем учакларының иң күренеклесе Иж-Бубый мәдрәсәсе булган дисәк, иң беренче бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлиса Бубыйлар күз алдына килә. Мәгърифәтче Бубыйлар турында...

Иж-Бубый авылында беренче тапкыр узган укучыларның мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган төбәкара укуларын алдагы елларда республика күләмендә үткәрергә кирәк дигән фикергә килделәр.

Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк
XX гасыр башында татар белем учакларының иң күренеклесе Иж-Бубый мәдрәсәсе булган дисәк, иң беренче бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлиса Бубыйлар күз алдына килә. Мәгърифәтче Бубыйлар турында бик күп фәнни хезмәтләр язган, Иж-Бубыйга һәрчак атлыгып килүче Альта Мәхмүтова әлеге укуларны ачып җибәргәндә болай диде:
- Зур шәһәрләрдән ерак урнашкан гап-гади татар авылында бөтен ислам дөньясында, Россиядә дан казанган мәгърифәт учагы оештыру бер гаилә өчен ул заманда зур батырлык булган. 1902-1903 елларда ук бертуган Бубыйлар мәдрәсәдә үзләре кебек белем бирүче мөгаллимнәр әзерли башлаганнар. Ел саен яңа уку-укыту программалары төзегәннәр. Әле күптән түгел генә Габдулла Бубыйның "Хатыннар" дигән китабын бастыру өстендә эшләдем. Ул язып калдырган тәрбия мәсьәләләре хәзер дә актуальлеген югалтмый. Бер генә мисал: "Милләт гаиләдән тора. Гаиләнең нигезе - хатын-кыз. Хатын тәрбияле булса, гаилә дә тәрбияле була. Димәк, милләт тә тәрбияле дигән сүз", дип язган Габдулла. Аның әле дүрт томлык кулъязма әсәрләре басылуны көтә. Аларны дөньяга чыгару сезгә калачак, балалар. Шуңа күрә Бубый мәдрәсәсе эшчәнлеге, анда укыган шәкертләр белән кызыксыныгыз. Киләчәктә, бәлки, сездән дә фән эшлеклеләре, галимнәр чыгар. Менә мондый очрашулар, бәйгеләр үткәннәр белән кызыксынуыгызны арттырсын иде.
Мәдрәсә тормышын һәм эшчәнлеген яктырткан фәнни, иҗтимагый конференцияләр инде районда күп тапкырлар уздырылды. Әмма аларның күбесе үзебезнең район укучылары һәм мөгаллимнәре өчен генә булды. Ә бу юлы чит районнардан да укучылар катнашуы Иж-Бубыйны тагын да таныту өчен кирәк иде. Әнә, укытучы Венера Минеханова шәкерте Айсылу Кәлимуллина белән Менделеев районы Турай авылыннан килгән.
- Әгерҗе районы мәгариф бүлегеннән бертуган Бубыйларга багышланган эзләнү эшләре уздырылуы турында хәбәр алганнан соң җиң сызганып эшкә тотындык. Мөхлиса Бубыйга багышлап "Мәгърифәт" газетасы оештырган бәйгедә дә катнашкан идек. Яңадан аны Интернеттагы, төрле чыганаклардагы мәгълүматлар белән баеттык. Узган ел укытучылар белән җыелышып Г.Камал исемендәге театрга Мөхлиса Бубый тормышын чагылдырган "Үлеп яратты" спектакленә дә барган идек. Бу әсәрне карагач, Иж-Бубый мәдрәсәсе белән кызыксынуыбыз тагын да көчәйде. Менә бүген мәдрәсәле авылны, Бубыйлар яшәгән йортны күрү бәхетенә дә ирештек, - диде Венера ханым.

Имтихан тоттылар
Укучылар, Бубый мәдрәсәсе эзләре, мәгърифәтче хатын-кызлар, Бубиларның педагогик эшчәнлеге, татар мәгърифәтчелеген үстерүдә иганәчеләрнең әһәмияте, туган як тарихын өйрәнүдә музейларның роле дигән темаларга реферат эшләрен яклап, дәрәҗәле жюри алдында имтихан тоттылар.
- Дөньякүләм танылган Иж-Бубый мәдрәсәсенең данын тарату - безнең бурыч. Киләчәктә Бубый укулары Казанда оештырылсын иде дигән теләгем дә бар. Әлбәттә, башкалар белән чагыштырганда безнең район укучыларының чыгышлары бай, кызыклы. Бигрәк тә, Иж-Бубый укучылары көчле. Һәм бу аңлашыла да. Туган авылларындагы мәдрәсәнең тарихын нәкъ менә алар белергә тиеш, - диде Казан федераль университеты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, якташыбыз Гөлфия Гайнуллина чыгышларны тыңлаганнан соң.
Кырыкка якын эш арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмады. Призлы урын яулаган 15 укучы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Алар арасында Исәнбайдан Алисә Мөкәшева, Иж-Бубыйдан Зәринә Трейдина, Алинә Әлмөкәева, Кадыбаштан Алия Рамазанова, Менделеев районыннан Алена Данилова эшләре иң яхшылары иде.
- Бертуган Бубыйлар темасы безгә яхшы таныш. Алабугада Мөхлиса Бубыйга багышланган бәйгедә призлы урын да алдым. Бу юлы да укуларга ныклап әзерләндем. Мәктәп музеенда бик күп чыганаклар белән таныштым, укытучым Фәнсия апа Сәләхиева ярдәме белән рефератны тирәнтен яктыртырга тырыштым һәм сынатмадым, - дип фикерләре белән уртаклашты Иж-Бубый мәктәбеннән Алинә Әлмөкәева.
- Киләчәктә Иж-Бубыйга килүчеләрне бик матур итеп төзекләндерелгән музей белән дә шаккатырачакбыз. Музей булачак Бубыйлар яшәгән йортта төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, укучылар өчен түгәрәк оештырырга планлаштырабыз. Без үткәнне онытырга тиеш түгел, кая гына барсагыз да, "мин даны еракларга таралган мәдрәсәсе булган Иж-Бубый ягыннан дип сөйләгез", - диде "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасының генераль директоры Искәндәр Җиһангәрәев очрашуны йомгаклап.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев