Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без дә Питрауда булдык

Мин, Аллага шөкер, 16 яшьтә генә булсам да дөньяны бик күп күрдем: Польшада булдым, Казахстанда йөрдем, Төркия буйлап сәяхәт кылдым. Бу илләрне күрү бәхете миңа армспорт буенча Европа, Дөнья чемпионатларында катнашканда тәтеде. Әлеге илләрдәге матурлык-гүзәллекне күрдем һәм һәрберсенә барган саен бу җиде могҗизаның берседер дип уйлый идем. Узган атнада Мамадыш...

Мин, Аллага шөкер, 16 яшьтә генә булсам да дөньяны бик күп күрдем: Польшада булдым, Казахстанда йөрдем, Төркия буйлап сәяхәт кылдым. Бу илләрне күрү бәхете миңа армспорт буенча Европа, Дөнья чемпионатларында катнашканда тәтеде.
Әлеге илләрдәге матурлык-гүзәллекне күрдем һәм һәрберсенә барган саен бу җиде могҗизаның берседер дип уйлый идем. Узган атнада Мамадыш районы Җөри авылында узган Питрау бәйрәме, ягъни республика керәшеннәренең Сабан туенда катнашып, бу, мөгаен, җиде могҗизаның тагын берседер дигән фикергә килдем. Чынлап та, гаҗәеп матур табигать кочагында хәтта чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән керәшеннәр катнашында узган әлеге бәйрәм күңелдә керәшеннәргә карата горурлану, үзләренең йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыра алуларына чиксез соклану хисләре уятты.
Бәйрәм кичке якта гына башланса да, халык берничә сәгать алдан мәйданга җыела башлады. Ник дигәндә, һәр район керәшеннәре йолаларын чагылдырып әзерләгән күргәзмәне карап чыгар өчен дә ярты көн вакыт кирәк иде. Монда нинди генә үзенчәлекле этнографик әйберләр юк: чиккән сөлгеләр, керәшеннәргә генә хас йорт җиһазлары, суккан паласлар... Барысы да таң калырлык! Һәр район керәшеннәренә генә хас йорт эчен сурәтләгән күргәзмә дә безне гаҗәпләндерде. Керәшен татарларының хезмәт сөючән, кунакчыл, кул эшләренә оста булулары анда ачык чагылган иде. Шулай ук һәр төбәк керәшеннәренең милли ризыкларыннан авыз итеп карау мөмкинлеге дә булды.
Бәйрәмне ачу тантанасы исә искиткеч матур итеп оештырылган иде. Төрле төбәкләрдән килгән керәшенннәр мәйданның түренә уздылар. Үзләренең осталыкларын, җыр-моңга, уен-көлкегә сәләтле булуларын күрсәттеләр.
Берничә мәйданда төрле спорт ярышлары, җыр-бию, бәйгеләр башланып китте. Керәшеннәрнең үзләренә генә хас булган уеннары да бар икән. Мәсәлән, апостол Петрның балыкчы булуын истә тотып, Питрауда балык тоту бәйгесе үткәрелде. Балыкны буада кармак белән түгел, ә кул белән тотарга кирәк. Шулай ук капчык сугышы да буаның нәкъ уртасында уза. Катык белән суга егып төшерүләрен карау аеруча кызык иде. Ат чабышы, көрәш һәр Сабантуйда милли уенга әверелгәнгә күрә безне әллә ни гаҗәпләндермәде. Ә менә хатын-кызлар арасында узган билбаулы көрәшне кызыксынып карадык. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: абсолют батыр калган хатын-кызга бүләк итеп кәҗә бирделәр.
Ярышлар җыр-бию белән үрелеп барды. Керәшеннәрнең фольклор ансамбльләре, Венера Ганиева, Виталий Агапов, Габделфәт Сафин, Вадим Захаров, Миңгол Галиев, Илназ Баһ, Эльмира Нәгыймова, Георгий Ибушев катнашуындагы концерт бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәп, төне буе тамашачыларга рухи ял бирде. Бәйрәм азагында "Керәшен чибәре"н сайладылар.
Мине тагын бер гаҗәпләндергән күренеш булды. Ул да булса, Питрауның саф татар телендә баруы. Без хәзер күпчелек Сабантуйларның рус һәм татар телләрендә чиратлаштырылып алып барылуына күнегеп киләбез. Ә Питрау бәйрәмендә бөтен уеннар, концертлар татар телендә барды. Керәшеннәрдә телебезгә, гореф-гадәт, йолаларыбызга игътибар да, хөрмәт тә зур икәнен үз күзләребез белән күрдек. Менә кемнәрдән безгә үрнәк алырга кирәк!
Ә бәйрәм иртәнге сәгать 3кә кадәр дәвам итте. Бер генә кешенең дә йөзендә алҗу-талчыгу күренмәде. Халык җырлап, биеп, уен-көлке белән ихлас күңелдән бәйрәм итте.
Питрауга эләгүем белән үземне бик бәхетле хис итәм. Без, 5 кешелек команда, Сабирҗанов Альфред абый җитәкчелегендә "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының данын яклап бардык. Исәнбайдан Рузил Гобәйдуллин һәм Көчектән Рияз Баһаутдинов - көрәштә, Ришат Батыров таяк тартышуда үзләрен сынадылар. Миңа Гүзәл апам белән бергә үз көчебезне кул көрәшендә сынап карарга насыйп булды. Мин, I урын яулап, районыбыз данын яклауга үземнән зур өлеш кертүемә чиксез шат. Безне Питрау бәйрәменә алып барган, командабызга зур ышаныч белдергән өчен агрофирма директоры Илгиз Хәйдәр улы Салиховка һәм җитәкчебез Альфред абый Сабирҗановка чиксез рәхмәтле. Алар безгә көч биреп тордылар, теләктәшлек белдерделәр. Алар ярдәмендә без искиткеч матур бәйрәмне тамаша кылып кайттык.
Тагын бер сөенечемне уртаклашам. Мин сентябрь аенда Бразилиядә армспорт буенча Дөнья чемпионатында катнашу хыялы белән яна идем. Питрауда беренче урын алгач, Илгиз Хәйдәрович бу зур ярышка бару өчен ярдәм итәчәген әйтте һәм сүзендә торды да. Икенче көнне үк Дөнья чемпионатында катнашу чыгымнары өчен акчаны исәп-хисап счетына күчерде.
Миләүшә Гыймранова.
Көчек авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев