Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без дөньяны төзәтергә тиеш

Бу көннәрдә бөтен дөнья - Кения халкы белән бергә авыр кайгыда. Иң зур сәүдә үзәгенә һөҗүм итү нәтиҗәсендә 60тан артык кеше террорчылар корбанына әйләнде... Әйе, үзебезне бу җанөшеткеч хәлләр бездән еракта дип ничек кенә тынычландырсак та, террорчылыкның бетеп торганы юк. "Экстремизмга - юк!" Бөтенроссия айлыгы кысасында Әгерҗедә "Яшьләр террорга каршы"...

Бу көннәрдә бөтен дөнья - Кения халкы белән бергә авыр кайгыда. Иң зур сәүдә үзәгенә һөҗүм итү нәтиҗәсендә 60тан артык кеше террорчылар корбанына әйләнде... Әйе, үзебезне бу җанөшеткеч хәлләр бездән еракта дип ничек кенә тынычландырсак та, террорчылыкның бетеп торганы юк. "Экстремизмга - юк!" Бөтенроссия айлыгы кысасында Әгерҗедә "Яшьләр террорга каршы" дип аталган акция узды.
Ул - янәшәдә генә
Әле тегендә, әле монда террорчылык уты кабынып тора, бер гаепсез кешеләр һәлак була. Террорчылар өчен иң мөһиме - халык арасында паника тарату, куркыту. Район Мәдәният сарае каршында узган акциядә дә сүз шул хакта барды.
Иң беренче чиратта, Россиядәге зур терактлар искә алынды. Болар - Волгодонск һәм Каспийскида йортлар шартлау, Мәскәүнең "Норд-Ост" театр үзәгендә заложниклар тоту, Бөек Җиңү көнендә Дагыстандагы теракт, 1 сентябрьдә Бесланда мәктәпне басып алу... Әлеге терактларда һәлак булган бер гаепсез биш миллион корбан бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Чыннан да, террорчыларның мәрхәмәтсезлегенә чикләр юк. Бер гаепсезгә дөньядан киткән сабыйлар, аларның җәсәде өстенә ятып акылдан язган әниләр, башкалар тормышын саклап калу өчен гомерен аямаган ирләр күз алдына килә... Террорчылар бернәрсә алдында да туктап калмыйлар, аларны заложниклар арасында якыннарының булу ихтималы да туктатмый. Мондый игълан ителмәгән сугышка каршы без бергәләп көрәшергә тиеш. Куркырга, буйсынырга кирәкми!
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, полиция начальнигы урынбасары Ришат Юзекаев, яшьләр үзәге начальнигы Айзат Харисов чыгышларында да шушы фикер яңгырады.
Яшь сәхнә осталары һәм спортчылар чыгышында да әлеге фикер кызыл җеп булып сузылып барды. Рәсемнәр күргәзмәсе дә шуңа багышланган иде. Митингка җыелган укучылар, беренче карашка, "террорчылык" сүзенең мәгънәсен дә аңламыйлар кебек иде. Тик "Драже" бию коллективындагы яшьтәшләренең "Без дөньяны төзәтергә тиеш!" дигән җырга композициясен карагач, күпләрнең йөзе җитдиләнеп китте.
- Мондый акция һәм митингларның әһәмияте бик зур. Террорчыларның безне куркытуына һәм таркатуына юл куярга ярамый, - диде 4нче мәктәп укучысы Елена Кушнерева да.
Район Мәдәният сараенда күрсәтелгән "Битлексез террорчылык: җинаять һәм җәза" документаль фильмы да укучыларны уйланарга этәрми калмагандыр. Әлеге акция кысаларында бу фильмны районда барлыгы 700 кеше карады.
Түгәрәк өстәл артында
Митингтан соң педагог-оештыручылар, дин әһелләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм район җитәкчеләре түгәрәк өстәл артына җыелдылар. Аларның фикер алышулары балаларда толерантлык хисләре, башка милләтләрнең традицияләренә ихтирамлы караш тәрбияләүгә багышланды. 1нче гимназиянең директор урынбасары Елена Савинова үсеп килүче буынга компьютерның кайбер тискәре йогынтысы турында сөйләде. Инвалид балаларга игътибарлы карашы турында да фикер алышу булды. Волонтерлар җитәкчесе Марина Иванова сәламәтлекләре зәгыйфь булу аркасында өйдә укырга мәҗбүр булган укучылар турында да онытырга ярамаганлыгын кисәтте. Кызганычка каршы, кайчак укучылар шундый сыйныфташлары барлыгын онытып җибәрәләр шул...
Чиркәү рухание Андрей атакай "Толерантлык" сүзенең мәгънәсен үзенчә аңлатты. "Әлеге чил ил сүзе күбрәк "битарафлык" сүзен аңлата. Тик без аны "шәфкатьлелек", "рәхимлелек" кебек гади сүзләр белән алыштырыйк. Шул чакта балалар әлеге сүзнең мәгънәсен яхшырак аңларлар һәм шулай булырга омтылырлар да", - диде ул.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев