Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без әле яшибез!

"Язмыштыр инде, күрәсең. Әнием мине дөньяга тудырган көннән башлап балачагым, яшүсмер елларым Малиновкадагы сукырлар җәмгыятендә үтте. Бик яшьли дөм сукыр калган әнием һәм шундый ачы язмышка дучар калган башка инвалидларның катлаулы, авыр тормышлары, проблемалары миңа үземне белә башлаганнан бирле таныш... " Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәвия Лутошкинаның үз чыгышын дулкынланып,...

"Язмыштыр инде, күрәсең. Әнием мине дөньяга тудырган көннән башлап балачагым, яшүсмер елларым Малиновкадагы сукырлар җәмгыятендә үтте. Бик яшьли дөм сукыр калган әнием һәм шундый ачы язмышка дучар калган башка инвалидларның катлаулы, авыр тормышлары, проблемалары миңа үземне белә башлаганнан бирле таныш... "
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәвия Лутошкинаның үз чыгышын дулкынланып, шундый сүзләр белән башлавы залдагыларның берсен дә битараф калдырмагандыр. Чөнки инвалидлар декадасы башлану уңаеннан район Мәдәният сараена кунакка нәкъ менә шундый ачы язмышка дучар булып та тормышта сыгылмаган, авыр сынаулар алдында югалып калмаган, хәтта безгә, сау-сәламәт кешеләргә, үрнәк булырдай гаҗәеп көчле рухлы инвалидлар кунакка чакырылган иде.
Гадәттә, без инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дибез. Чынлыкта исә аларның күбесе үзләрен көндәлек тормышта мөмкинлекләре чикләнмәгән көчле затлар итеп күрсәтәләр. Бәйрәм менә шундый батырлыклары белән тарихка кереп калган инвалидларны искә төшерү белән башланып китте. Менә аларның кайберләре генә: испан язучысы Мигель Сервантес сул кулын югалткач, "Ходай минем уң кулымны тагын да ныграк эшләргә мәҗбүр итте", дип язган. Немец композиторы Людвиг ван Бетховен нәкъ менә колаклары ишетми башлагач, иң танылган әсәрләрен иҗат иткән. Америка музыканты Рэй Чарльз 7 яшендә сукырая. Ул иң танылган сукыр музыкант буларак тарихка кереп кала. Мондың көчле рухлы, талантлы инвалидларны бик күп санарга мөмкин.
Сау-сәламәт кеше өчен тормышта барыбер җиңелрәк. Ә менә инвалид тормышының һәр мизгеле олы сынау һәм батырлык бит ул. Менә шундый көчле, гаҗәеп сабыр, хөкүмәттән әллә ниләр даулап йөрмичә, булганына канәгать булып, һәр туган көн өчен көрәшеп яшәүче инвалидлар алдында район башлыгы Фәрит Габбасов та түбәнчелек белән баш иде. "Инвалидлык сезнең өчен хөкем карары булмасын иде. Төшенкелеккә бирелмәгез, без сезне беркайчан да проблемаларыгыз белән япа-ялгыз калдырмабыз. Хакимиятттә сезнең өчен ишекләребез һәрчак ачык. Кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышырбыз", - диде.
Бәйрәмдә язмыш тарафыннан каты сыналса да, югалып калмаган, тулы тормыш алып баручы, үзенә шөгыль табып, аннан тәм табып яшәүче инвалидларга мәдхия җырланды. Ә алар мондый җылы сүзләргә, соклануга бик тә лаек. Сәхнәгә "Тормыш һәм язмыш" номинациясендә җиңүчеләр күтәрелде. Төрле фаҗигаларгә юлыгып, сәламәтлекләрен югалткан бу көчле затлар - Ферзинад Әхмәтшин, Альберт Ишмурзин, Гөлсара Әхмәтшина, Наталья Клещева, Фирдәүс Уразмановка Фәрит Габбасов җылы сүзләрен тапты һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Үзләренең яшәү шартларына яраклашып, тормыш юлларын лаеклы алып бара алучы инвалидлар Герман Захаров, Суфия Исхакова, Сергей Иванов, Фаягөл Әхмәтшина, Резидә Гәрәева, Наил Бәшәров, Ринат Шакиров, Лидия Васильева, Игорь Бедеров, Айрат Закиров "Тормыш - сынау ул" номинаңиясендә җиңүчеләр булдылар һәм аларга да сәхнә түрендә бүләкләр тапшырылды.
Тумыштан инвалид булганнарны, гадәттә, кызганабыз. Ләкин алар зар елап йөри торганнар түгел. Бик зур авырлыклар белән булса да тормышта үз урынын таба алган Рушания Гыйззәтуллина, Гафур Хәтбуллин, Михаил Королев, Венера Фәррәхова, Руслан Коснырев, Фәния Камалетдиновага сокланмый мөмкин түгел. Алар - "Төрлеләр, ләкин безнең белән бертигезләр" номинациясе җиңүчеләре.
Инвалид булуның бөтен авырлыкларын тешләрен кысып булса да җиңә алучы, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәүче, актив тормыш алып барулары белән сәламәт кешеләргә дә үрнәк булган бу инвалидлар - районда танылган шәхесләр. "Инвалидлык алу инвалид булып яшәү түгел әле" номинациясендә җиңгән ирле-хатынлы Фәридә-Альберт Гайнуллиннар, Рамил Исмәгыйлев, Нургаян Шәрифуллин, Рафилә Алиева, Әнвәр Низамбиев, Петр Михайлов турында Рәвия Фәррәхиевна һәркемнең йөрәк түрләренә үтеп керердәй итеп сөйләде.
Язмыш тарафыннан каты сыналган инвалидларга ярдәм кулын сузу һәр сәламәт кешенең бурычы ул. Инвалидларга аеруча игътибарлы, кайгыртучан, аларның хәлләрен чын йөрәктән аңлаучы шәхесләргә - үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Людмила Дереева, социаль хезмәткәр Людмила Бабушкина, Красный бордагы тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Ольга Лазарева, "РИТЭК" предприятиесе мастеры Александр Иванов адресына бәйрәмдә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Мондый мәрхәмәтле затлар тормышыбызда күбрәк булсын иде. Чөнки инвалид та - безнең кебек үк бертигез хокуклы кеше, аның да кешечә яшисе, гаиләсен булдырасы, актив буласы, сәләтен күрсәтәсе килә. Ә тирә-юньнәрендә шәфкатьле, ярдәмчел кешеләр булганда инвалидларга яшәве җиңелрәк булыр иде.
Залдан чыкканда да, соңыннан редакциягә шалтыратып та бик күп инвалидлар шундый җылы, ихлас күңелдән оештырылган бәйрәм өчен Рәвия Лутошкинага, район җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, сәхнәдә чыгыш ясаган балаларга тирән рәхмәтләрен җиткерделәр. "Без үзебезне башкалар белән тиң кешеләр итеп тойдык. Болай булгач, яшибез әле!" - диделәр. Яшәргә һәм яшьнәргә язсын әле сезгә!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев