Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без ишәк түгел

Бу көннәрдә телевизордан бер дә аерылып булмый әле. Президентлыкка кандидатларның сайлау алды агитацияләрен карап, кайберләренең чынга ашмастай вәгъдәләр бирүенә, халыкны ишәк белән тиңләвенә, Дәүләт Думасында сугышу дәрәҗәсенә җитүләренә ачуым чыга. Үзем дә сизмәстән алар белән әйткәләшә башлыйм. Кайберәүләр минем белән килешмәсәләр дә, күңелемдә туган уйларымны газета укучылар белән уртаклашасым килде....

Бу көннәрдә телевизордан бер дә аерылып булмый әле. Президентлыкка кандидатларның сайлау алды агитацияләрен карап, кайберләренең чынга ашмастай вәгъдәләр бирүенә, халыкны ишәк белән тиңләвенә, Дәүләт Думасында сугышу дәрәҗәсенә җитүләренә ачуым чыга. Үзем дә сизмәстән алар белән әйткәләшә башлыйм. Кайберәүләр минем белән килешмәсәләр дә, күңелемдә туган уйларымны газета укучылар белән уртаклашасым килде.

Күпләрегез телевизордан күргәндер инде, кандидатларның берсе, ишәкне җигеп, барырга теләмәгән хайванкайны камчылапмы-камчылый. Мин үземчә, бу ишәк - без, ягъни халык инде дип уйладым. Әгәр әлеге кандидат Президент булып сайланса, халыкны шулай камчыларга җыенадыр, мөгаен, дип куркуга калдым. Шундый дәрәҗәле Дәүләт Думасы утырышларында да сабырлыгын югалтып, ут урынына кабынып китүчән, башка депутатларның бугазын чәйнәп алырдай булып җикеренүче бу кандидатка ил белән идарә итүне ничек ышанып тапшырырга мөмкин?! Аллам сакласын!

Аннан тыш та башка кандидатларның Россиядә революция ясап, проблемаларны тиз генә хәл итәргә җыенулары турындагы вәгъдәләренә дә ышанмыйм. Ә безгә, гади халыкка, кирәкме соң ул революция? Чит илләрдә революция ясап, канга батып, нинди көнгә төшүләрен күреп торабыз бит телевизордан. Шуңа күрә бу сүздән уттан курыккандай куркам.

Кем ничектер, мин реаль вәгъдәләр биргән, моңа кадәр конкрет эше белән үзен таныткан кандидатка гына ышанам. Дөрес, Советлар Союзы таркалгач, ил белән җитәкчелек итү дилбегәсен үз кулына алган бу җитәкче дә бер селтәнүдә генә барысын да хәл итә алмый. Әмма аның җитәкчелегендә илдә башкарылган эшләр үзебезнең район мисалында да күз алдында бит. Район башлыгы Фәрит Габбасовның сессиядә ясаган отчет чыгышы белән "Әгерҗе хәбәрләре" аша таныштым. Соңгы елларда никадәр зур эшләр башкарылды бит районда дип сөенеп укыдым. Әле кайчан Әгерҗе районының еллык күрсәткечләр буенча республикадагы 42 район арасында 7нче урынга менгәне бар иде? 1,5 ел эчендә 339 ветеранны фатирлы итү дә - тарихта күрелмәгән хәл. Моңа кадәр 10 ай эчендә 260 урынлы бакчаны төзеп чыкканнары булдымы? Мондый гигант төзелешләрне кыска вакыт эчендә ерып чыгу өчен күпме хезмәт куелганын, нервылар беткәнен митингка, халыкны баш күтәрүгә чакырып йөрүчеләр белми шул. "Ашаган белми, тураган белә", дип белми әйтмәгәннәр борынгылар. Әле бу атнада ветераннарның район конференциясендә делегат булып катнашканда да район җитәкчесенең быел башкарылачак эшләр турында сөйләвен тын да алмый тыңлап утырдым. Шәһәрне ямьсезләп торучы тузган 70 барактагы 400гә якын кешене яңа йортларга күчерү өчен федераль бюджеттан 560 миллион(!) сум биреләчәк дигән сүзләрне ишеткәч, телсез калдым. 30 ел районда бер генә яңа мәктәп тә төзелмәгән иде. Фәрит Габбасов җитәкчелек иткән чорда шәһәргә ямь биреп торучы нинди зур, матур мәктәп сафка басты. Хәзер менә тагын Әгерҗенең көньягында 640 урынлы мәктәп төзүне планга кертү мәшәкатьләре белән йөри икән район башлыгы. Быел җиде мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелү дә - моңа кадәр булмаган хәл бит. Фәрит Гарифович әйткәнчә, федераль һәм республика программалары буенча әле тагын бик күп эшләр көтелә районда. Болар турында без район газетасы аша белеп торырбыз. Ә бит бу зур эшләрнең барысы да Россия һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән башкарыла. Гади генә итеп әйткәндә, хөкүмәт халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен шундый эшләргә алынган икән, нигә безгә курсны үзгәртергә? Урысларда "Коней на переправе не меняют" дигән мәкаль бар. Президентка кандидатлар арасында ил алдындагы әлеге зур мәсьәләләрне чишәрдәй лидер берәү генә дип саныйм. Аның башлаган эшләрне төгәлләп, тормышыбызны тагын да яхшырту юлларын табарына ышанам. Шуңа күрә 4 март көнне аек акыл белән уйлап, төрле вәсвәсәләргә бирелмичә, тавышыбызны реаль эшләре белән үзен күрсәткән кандидатка бирик, райондашларым. Без бит - ишәк түгел!

Равил Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: