Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Без кабызган утлар сүнмәс әле

    Нинди генә дәрәҗәле кәнәфиләрдә утырса да ул туган авылы Яңа Аккуҗадагы әти-әнисе нигезендә иң якын туганнары белән җыелышкач, күршеләре, авылдашлары белән күрешкәч, гап-гади Мәгъсумҗан малаена әверелә дә кала. Ә туган авылындагы алмагачлар мөхтәрәм якташыбыз Рәүзил ХАҖИЕВны һәр елны туган көнендә шау чәчәктә каршы алалар. - Гадәттә, кешеләр бер-берсе белән очрашканда...

    Нинди генә дәрәҗәле кәнәфиләрдә утырса да ул туган авылы Яңа Аккуҗадагы әти-әнисе нигезендә иң якын туганнары белән җыелышкач, күршеләре, авылдашлары белән күрешкәч, гап-гади Мәгъсумҗан малаена әверелә дә кала. Ә туган авылындагы алмагачлар мөхтәрәм якташыбыз Рәүзил ХАҖИЕВны һәр елны туган көнендә шау чәчәктә каршы алалар.

    - Гадәттә, кешеләр бер-берсе белән очрашканда сүзне хәл-әхвәл белешүдән башлыйлар. Без дә шулай итик әле. 55 яшеңә килеп җиткәндә дөньяң түгәрәкме, Рәүзил әфәнде?
    - Шөкер, язмышыма бик тә рәхмәтлемен. Әти-әни нигезен бүгенгәчә саклап, шунда иң якын туганнарым белән җыелышу, гаиләмнең түгәрәк булуы, мине һәрчак аңлаучы, бик тә сабыр җәмәгатем Нәзилә белән уртак җимешебез булган Резидәбезнең безгә ике онык бүләк итүе бәхет түгелмени?! Яшьлегемдә яратып сайлаган энергетик һөнәренә тугры калып, бүген Татарстандагы иң эре "Генерирующая компания"не җитәкләп, туган республикабызга файда китерүемне дә бәхет дип саныйм. 55кә исән-сау килеп җитү дә - үзе бер бәхет бит. Сыйныфташым буларак, үзең дә беләсең, Сарсак-Омга мәктәбен бер елны тәмамлаган туксанга якын сабакташыбызның 19ы шушы яшькә дә җитә алмыйча, мәңгелеккә киттеләр бит. Әтием дә 53 яшендә үк безне, биш баласын, ятим калдырып китеп барган иде. Әниебезнең юклыгына да 12 ел инде. Авыр туфраклары җиңел булсын...
    - Мине сез биш туганның туган йортыгызны кадерләп саклап, җай чыккан саен Казаннан, Чаллыдан кайтып шул нигезгә җыелышуыгыз, бер-берегез өчен җан атып торуыгыз сокландыра. Сер түгел, әти-әни вафатыннан соң туган нигезне таркатып, мал бүлешеп, талашып, дошманлашып бетүчеләр дә бар бит.
    - Теге бер җырдагыча, тәгәрәткән бәрәңгедәй тәгәрәп үскән Мәгъсумҗан һәм Сайбәнең биш баласы өчен туган нигез - бүген дә иң кадерле, изге урын. Рәхмәт күршеләребезгә, туган йортыбызга күз-колак булып торалар. Барыбызның да эшләре ничек кенә тыгыз булмасын, туган йортта ешрак җыелышырга тырышабыз. Ә мондый очрашуларның җанга рәхәтлеген, тәмен аңлатырга сүзләр табалмыйм. Әти-әни малын бүлешеп, дошманлашып бетүче бер ана балаларын һич тә аңламыйм. Ходай сакласын мондый түбәнлеккә төшүдән... Теләсә кайчан кайтып керердәй, юанырдай, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып торырдай туган нигезең булу - үзе зур байлык ул. Мин Казанда да кичләрен йокларга яткач бик еш күңелем белән авылыбыз урамнары буйлап әйләнеп, һәр йортка кереп чыгам. Авылыбыз зиратына баргач та мәрхүм авылдашларымның каберләре янында туктап, уйланып торырга яратам.
    - Шундый зур предприятиенең дәрәҗәле җитәкчесе авызыннан туган як, туган нигез, туган җанлылык турында башкаларны да уйландырырдай тирән мәгънәле сүзләр ишетү бик сөендерә, Рәүзил әфәнде.
    - Дөньяда әти-әни, туган як бер генә һәм аларны бернинди байлыкка, кәнәфигә дә алыштырып та, сатып алып та булмый. Бу өч көнлек дөньяда шул өч нәрсәнең кадерен белеп яшәсен иде адәм баласы.
    - Безнең халыкта "татар түрә булса, чабатасын түргә элә" дигән мәкаль бар. Сер түгел, чабатасын түргә элеп, йолдыз чире йоктырган, кайдан чыкканын оныткан, астагыларга югарыдан мыскыл итеп кенә караучы түрәләр дә бар. Ә Сез менә андый түгел. Югыйсә, нинди генә җаваплы, дәрәҗәле кәнәфиләр биләмәдегез. Чаллы вице-мэры, "Татэнерго"да генераль директор урынбасары, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе һәм менә хәзер "Генерирующая компания" генераль директоры. Кайда гына эшләсәгез дә туган авылыгызга, мохтажларга, авыруларга ярдәм кулы сузып, бик күп изге гамәлләр кылуыгызны әле дә дәвам итәсез.
    - Изге эшне үзеңне таныту, мактату өчен генә эшләп булмыйдыр. Бу җан кушуы буенча эшләнә. Юкка гына борынгылар "изгелек кыл да суга сал, халык белер. Халык белмәсә, балык белер" димәгәннәр бит. Туган авылымда мәчет төзелешендә, электр хуҗалыгын, суүткәргеч системасын яңартуда ярдәм итүем, юлларны төзекләндерүгә өлешем керүе - йөрәк кушуы буенча кылган гамәлләр ул. Туган авылыма ярдәм итү - минем изге бурычым ул.
    - Болар белән генә чикләнми бит әле Сезнең изге гамәлләрегез. Узган ел Татарстанда "Туган мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе игълан ителгәч, үзегез укыган Тәбәрле һәм Сарсак-Омга, бер ел физкультура укыткан Тирсә мәктәпләренә 20шәр мең сум акча белән ярдәм итүегез сокландырды. Моннан тыш, Әгерҗедә коляскалы инвалид ханымга уңайлыклар тудыру өчен 240 мең сумлык ярдәмегез дә олы йөрәкле, мәрхәмәтле җитәкче булуыгыз турында сөйли. Сез җитәкләгән компаниянең Минзәләдәге коррекцион мәктәп-интернатына шефлык итүен дә ишетеп беләбез.
    - Әйе, компнаниябезнең элекке җитәкчесе Илшат Фәрдиев башлаган изге эшләрне дәвам итәбез. Бу мәктәп-интернатта еш булып, балалар белән аралашырга яратам. Алар әти-әниләреннән читтә яшәүнең авырлыгын сизмәсен, кимсенеп яшәмәсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Яшәү һәм уку урыннарын төзекдәндердек, өс-аяк киемнәре белән тәэмин итеп торабыз, Казанга кунакка да чакырабыз. Яңа елларда үзем Кыш бабай булып киенеп, бу балаларга күчтәнәчләр өләшкәндә, аларның йөзендәге ихлас шатлыкны күреп, җаныма рәхәтлек алам.
    - Бу һәм башка изге гамәлләрегезне Татарстан җитәкчелеге дә күреп тора. Сез быел "Ел хәйриячесе" республика бәйгесендә җиңүгә лаек булдыгыз. Беренче Илбашыбыз Минтимер Шәймиев кулыннан бүләк алу - үзе бер бәхет бит ул. Котлыйбыз!
    - Рәхмәт.
    - Җитәкченең шәхси тормышы өчен вакыты тар булуын яхшы беләм. Чөнки эш - һәрчак беренче планда.
    - Әйе, Минтимер Шәрипович әйтмешли, җитәкченең тылы ышанычлы булырга тиеш. Бу яктан мин бәхетле. Гаилә тормышын алып бару, кызыбызны үстерү, хәзер оныклар белән мәш килү - җәмәгатем җилкәсендә.
    - Сезнең шигъри җанлы икәнегезне дә ишеткәнебез бар. Шигырь укырга вакытыгыз каламы?
    - Бер укуда ук йөрәккә үтеп керә торган шигырьләр шунда ук хәтеремә сеңеп кала. Мин аларны дусларыма, якыннарыма да сөйләргә яратам. Такташ, Пушкин, Есенин, Гамзатов иҗатына гашыйк мин. Мәктәптә өйрәнгән "Мокамай"ны ничек онытасың инде? Такташның
    "Ике ыштансыз малай дөнья белән
    Танышып йөргән идек бергәләп" дигән юллары гел без - авыл малайлары турында кебек.
    - Кешене өмет яшәтә, диләр. Нинди өметләр белән яшисез?
    - Алдагы гомерем дә үкенерлек булмасын иде. Гаиләм, якын туганнарым, дусларым белән бергә, кешеләргә кирәкле булып, яшәргә дә әле яшәргә. Без кабызган утлар сүнмәс әле дигән өметем бик зур.
    - Юбилеегыз белән котлап, Әгерҗегә, туган нигезегезгә юлларыгыз озак еллар өзелмәсен дигән теләктә калабыз, Рәүзил әфәнде.
    Әңгәмәдәш - Рәмзия Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: