Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без картлыкка бирешмибез

" Бер ел элек ветераннар һәм инвалидлар оешмаларының штурвалын Рәвия Фәррәхиевнага тапшыргач, аларның эше күзгә күренеп җанланды. Элегрәк ветераннар үз проблемалары белән район хакимиятенә килсәләр, хәзер күбесе аның аша яклау табалар, ярдәм алалар", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов әлеге оешмаларның узган елгы эшенә йомгак ясау җыелышында. Ветераннар һәм инвалидлар...

" Бер ел элек ветераннар һәм инвалидлар оешмаларының штурвалын Рәвия Фәррәхиевнага тапшыргач, аларның эше күзгә күренеп җанланды.
Элегрәк ветераннар үз проблемалары белән район хакимиятенә килсәләр, хәзер күбесе аның аша яклау табалар, ярдәм алалар", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов әлеге оешмаларның узган елгы эшенә йомгак ясау җыелышында.
Ветераннар һәм инвалидлар оешмаларының төп бурычы - бу категория кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле формаларын табу, аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм, иң мөһиме, бүгенге җәмгыять шартларына яраклашырга ярдәм итү, бай тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыру. 2011 елда бу оешмаларның рулен үз кулына алгач, Рәвия Лутошкина эшне нәкъ менә шушы зур бурычларны тормышка ашырудан башлады. Иң элек инвалидлар җәмгыяте әгъзаларенең электрон учетын тәртипкә салды. Шуны исегезгә төшереп үтәбез: бу җәмгыятькә исәпкә басып, взнос түләп торучылар гына инвалидлар җәмгыяте члены булып санала. Югыйсә, бу оешмада исәптә тормаучылар арасында узган ел Инвалидлар көнендә хәл дә белмәделәр, күчтәнәч тә китермәделәр дип үпкә белдерүчеләр булды. Бүген инвалидлар җәмгыятендә 1007 инвалид исәптә тора. Бу - райондагы барлык инвалидларның 40 проценты гына. Ә аларның саны - 2504. "Без быел да инвалидларның күбесен әлеге оешмага җәлеп итү турында кайгыртачакбыз. Чөнки бергә булганда гына без көчле һәм бер-беребезгә ярдәм кулы суза алачакбыз", - диде Рәвия Фәррәхиевна утырышта. Ветераннарның һәм инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгырту, проблемаларын чишү өчен ул социаль яклау, Пенсия фонды идарәләре, хастаханә, мәдәният, мәгариф бүлекләре белән тыгыз элемтә урнаштырды. "Ветераннарыбызның нинди генә проблемалары белән керсәм дә Фәрит Гарифович, игътибар белән тыңлап, ярдәм кулын суза. Ул өлкәннәрнең үтенечләрен беркайчан да игътибарсыз калдырмый", - диде Р. Лутошкина. Пенсионерлар сорауларын һәрчак күз уңында тотучы Кичкетаң, Исәнбай, Кадыбаш, Сарсак-Омга, Тирсә, Тәбәрле, Шаршады, Бима авыл җирлекләре башлыкларына да рәхмәтен җиткерде ул. Картлык барыбызга да килә. Шуңа күрә өлкәннәр турында кайтгырту - һәр җитәкченең бурычы дигән фикерне тагын бер кат җиткерергә омтылды Рәвия Фәррәхиевна утырыш барышында. Аннан соң ул пенсияләре түбән булган өлкәннәрне, инвалидларны көчләреннән килердәй эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Мәшгульлек үзәге аша узган ел 4 кешене эшкә урнаштыра алганнар. Хезмәт коллективларында инвалидлар өчен эш урыннары булдыруны активлаштырырга кирәклегенә басым ясады ул. Коляскада гына хәрәкәтләнә алучы инвалидларга биналарга керү өчен пандуслар булдыру проблемасы да күтәрелде җыелышта. Районда 68 коляскалы инвалид яши. Аларның 17се шәһәрдә күпкатлы йортларда гомер кичерә. Аларга төрле оешмаларга керү юллары ясау бурычы хәзер республика күләмендә күтәрелде. Бу яктан бездә дә боз кузгалды. Пенсионерларны компьютерга өйрәтү эше аеруча киң колач алды. Соңгы ике елда Пенсионерлар союзы аша 100дән артык пенсионер курслар узган иде. Менә хәзер тагын 90 кешене компьютерга өйрәтү өчен Татарстан Хөкүмәте 99 мең сум акча бүлеп бирде. Өйрәнергә теләүчеләр саны аннан да күбрәк булып чыкты һәм аларны да өйрәтүне якын арада хәл итәчәкләр.
Рәвия Фәррәхиевна өлкәннәр проблемаларын хәл итү өчен Татарстан Президентының район башлыклары каршында инвалидлар һәм ветераннар эшләре буенча аерым советлар төзергә тәкъдим кертүе турындагы хәбәрне дә җиткерде.
Р.Лутошкина өлкәннәргә хокукларын, үзгәреп торучы законнарны аңлату буенча авылларга чыгып консультацияләр үткәрүне дә практикага кертте.Узган ел Тирсә, Кадрәк, Красный бор җирлекләрендә очрашулар вакытында 60ка якын пенсионер сорауларына җавап тапкан. Шунысы да мактауга лаек: Рәвия Фәррәхиевна өлкәннәрне көн саен көндезге сәгать 12гә кадәр кабинетында үзе кабул итә. Хәзер аның кабинетыннан кеше өзелми һәм берсе дә җавапсыз китми.
Инвалидлар взнослары нинди максатларда тотыла икән диючеләргә Р.Лутошкина "Узган ел 20243 сум взнос җыелды һәм аларның барысы да Инвалидлар декадасы уздыру өчен башлангыч оешмаларга җибәрелде. Авыллардагы һәр инвалидка барып җиттек. Коляскалы һәр инвалидка бүләк әзерләүдә район җитәкчесенең ярдәме зур булды", - диде.
Чыгышының ахырында ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчесе пенсионерларны Президент сайлауларында актив катнашырга чакырды. "Сез - тормышның авыр чакларын күп күргән буын. Соңгы елларда районда, Татарстанда барган матур үзгәрешләрне, уңай көнкүреш шартларын, пенсияләрнең вакытында түләнүен, илдәге тынычлыкны күреп үзегез дә сөенәсез, бүгенгене авыр яшьлегегездәге тормыш белән чагыштырасыз. Шуңа күрә 4 декабрьдә тавышларыгызны илдәге тотрыклылыкны булдыруга күп көч куйган кандидатка бирерсез дип ышанам", - диде.
Җыелышта поликлиника буенча баш табиб урынбасары Людмила Дереева, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Сания Рәхмәтуллина, Исәнбай, Тирсә ветераннар оешмасы рәисләре Радик Таҗетдинов, Резидә Сираева, тимер юл узелы ветераннар оешмасы җитәкчесе Любовь Максимова узган елдагы эшләре белән таныштырдылар, бурычларын билгеләделәр. Фәрит Габбасов ветераннарга районның социаль-икътисади үсеше, быел башкарылачак зур эшләр турында сөйләде. Ул ветераннар хәрәкәтен җанландыруга зур өлеш керткән активистларга Мактау грамоталары тапшырды. Җыелышта катнашкан өлкәннәр киләчәктә дә "Безне яңа эшләргә дәртләндереп торучы Рәвия Фәррәхиевна белән бергәләп пенсионерларыбыз тормышын тагын да җанландыру, аларга ярдәм итү өчен кулдан килгәнчә тырышачакбыз. Без, лаеклы ялда булсак та, хәзер дә үзебезне кирәкле кешеләр итеп тоябыз", - диделәр. Ә өйләренә алар район җитәкчелеге әзерләгән күчтәнәчләр белән кайтып киттеләр. Без исә аларга "Картаймагыз әле, ветераннар, сезнең бай тормыш тәҗрибәгез бик тә кирәк әле", дибез.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев