Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без кимегәнбез

Дәүләт статистикасының федераль хезмәте 2010 елда узган Бөтенроссия сан алуның соңгы нәтиҗәләрен игълан итте. Безнең районга кагылышлы саннар ни сөйли? Без күпме? 2010 елның 14 октябренә Әгерҗе районында даими яшәүчеләр 36626 кеше булган. Халык саны буенча безнең район - Татарстанда 17нче урында. 2002 елдагы халык санын алу белән чагыштырганда, 222...

Дәүләт статистикасының федераль хезмәте 2010 елда узган Бөтенроссия сан алуның соңгы нәтиҗәләрен игълан итте. Безнең районга кагылышлы саннар ни сөйли?

Без күпме?

2010 елның 14 октябренә Әгерҗе районында даими яшәүчеләр 36626 кеше булган. Халык саны буенча безнең район - Татарстанда 17нче урында. 2002

елдагы халык санын алу белән чагыштырганда, 222 кешегә кимегәнбез.

Шәһәрдә яшәүчеләр саны - 19300 (2002 елда 18620 булган). Авылда яшәүчеләр шактый кимегән һәм алар Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләрдән дә азрак. 2002 елда 18228 кеше авылда яшәсә, 2010да 17326га калган. Район халкының 52,7 проценты - шәһәрдә, 47,3 проценты 71 авыл торак пунктында яши.

Хатын-кызлар күбрәк

2010 елдагы халык санын алу йомгаклары районда хатын-кызларның 2606 кешегә күбрәк булуын күрсәтә.

Әгерҗе шәһәрендә ир-егетләр - 8795, авылларда - 8215. Ә хатын-кызлар шәһәрдә - 10505, авылларда - 9111. 2010 елда районда 1000 ир-егеткә 1153 хатын-кыз туры килгән. Ә 2002 елда бу сан 1168 булган. Хатын-кызларның ир-атларга караганда күбрәк булуы хезмәткә сәләтле өлкән яшьтәгеләр арасында гына күзәтелә.

2010 елда районда яшәүчеләрнең уртача яше - 39,4. Ә 2002 елда 39,1 яшь булган.

Хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр - 21277 кеше (2002 елда - 20223). Аларның 11604е шәһәрдә, 9673е авылларда гомер кичерә.

Хезмәткә сәләтле яшьтәгеләрдән өлкәнрәкләр 8558 кеше булган. Аларның 2357се - ир-атлар, 6201е - хатын-кызлар.

Район халкының милли составы турында төгәл мәгълумат әле әзер түгел. Ул 2012 елның III кварталында билгеле булачак. Һәм без аны "Әгерҗе хәбәрләре" аша газета укучыларыбызга җиткерәчәкбез.

Әлфия Тимкина,

дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев