Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без мамадышлылардан кимме әллә

Кайберәүләр еш кына шәһәрне чүп үләне баскан, түрәләр кая карыйлар дип сүгәргә ярата. Әмма шул ук вакытта шәһәребезне, үзебез яшәгән урамнарыбызны чиста, матур, төзек итеп тоту, чәчәкләр үстерү өчен кыл да кыймылдатмыйлар. Өйаллары - гөлбакча - Әле узган атнада гына Мамадышта булып кайттым. Анда халык күбрәк үз йортлары белән яши....

Кайберәүләр еш кына шәһәрне чүп үләне баскан, түрәләр кая карыйлар дип сүгәргә ярата. Әмма шул ук вакытта шәһәребезне, үзебез яшәгән урамнарыбызны чиста, матур, төзек итеп тоту, чәчәкләр үстерү өчен кыл да кыймылдатмыйлар.

Өйаллары - гөлбакча
- Әле узган атнада гына Мамадышта булып кайттым. Анда халык күбрәк үз йортлары белән яши. Йорт каршыларындагы чисталык-тәртипне, чәчәкләрне күрсәтергә иде әгерҗелеләргә. Чүп баскан капка төбе очрамасмы дип, ике озын урамны әйләнеп чыктык. Көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмассың, билләһи. Әллә һәр йорт алдын шулай тигез итеп чабуны коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр башкарамы икән дип уйлаган идем. Юк икән, йорт хуҗаларының һәрберсе үз капка төбен җәй буе чәч кырыккан кебек кыркып кына тора. Ә безнең Әгерҗедә бик күпләрнең өй алларын билдән чүп үләне баскан, - дип редакциягә килеп моң-зарын җиткерде бер газета укучыбыз.
Дөрес сүзгә җавап юк, җәмәгать. Әмма барлык шәһәрдәшләребезне бер калыптан сөрмәс идек, әлбәттә. Рәсемдәге менә бу пенсионер ханым Екатерина Ибәтуллина Восточная урамындагы йорт каршын гөлбакча иткән. Тимер юлда гап-гади юл монтеры булып эшләгән ханымның фантазиясенә, алтын кулларына таң калырлык.
- Кыш буе ирем белән юл буйларыннан, хәтта чүплекләрдән пластик шешәләр җыябыз. Володя алардан кыш көне үк пальмалар, башка төрле эшләнмәләр, әкият геройлары ясый башлый. Мин исә кыштан ук чәчәк үсентеләре белән мәш киләм. Өй алдыбыз, ишек алды кара көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Капка төбендә кеше буе кадәр чүп үләне үстерүчеләргә аптырыйм. Йорт эчендә генә түгел, өй алдында да матурлык тудыру һәр хуҗаның бурычы бит ул. Урамнарыбызны үзебез матурламасак, читтән килеп кем эшләсен аны, -ди Екатерина Ибәтуллина җан авазы белән.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһапов белән шәһәр урамнарын карап йөргәндә капка төпләрен гөлбакча иткән бик күп шәхси хуҗалыкларга сокланып үттек. Әмма капка төбен чүп үләне баскан хуҗалыклар да шактый.

Әллә чалгы тота белмисезме
Соңгы елларда халык чалгы тотудан бизде, әллә инде чаба белми. Юк, җәмәгать, ялкаулык, үз тирәңне матур итеп тотуга битарафлык бәласедер бу. Шәһәр урамнары буйлап йөргәндә чәчәкләргә күмелеп утыручы, әкият дөньясы кебек бизәлгән капка төпләренә күз салыгыз әле. Сездә "мин дә шулай булдыра алмыйммыни" дигән ак көнләшү хисе тумыймыни соң? Зәвык белән өй алдын матурлау өчен хәзер мөмкинлекләр бик күп бит. Интернетны ачу да җитә, анда чәчәк үстерү, йорт тирәләрен бизәү, калдык материаллардан эшләнмәләр ясау буенча нинди генә үрнәкләр юк...
- Һичьюгы, йорт тирәсендәге чүп үләнен чабып торсыннар иде. Бигрәк тә йортларын җәен бакча өчен генә файдаланучылар үз территорияләрен чиста тотуга битараф. Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия урамнар буенча рейдка чыгачак. Үз территориясен тәртиптә тотмаган хуҗалар административ җаваплылыкка тартылачак, - ди Раил Ваһапов әгерҗелеләрне кисәтеп.
"Әгерҗе хәбәрләре" дә йорт алларын чүп үләне баскан хуҗалыкларны фотога төшереп, газетаның "Хурлык тактасы"на урнаштырачак. Штрафка тартыласыгыз яки гәзиттә хур буласыгыз килмәсә, әйдәгез, бүген үк чалгы тотып, капка төпләренә чыгыгыз. Әллә без мамадышлылардан кимме...
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев