Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без – табигать балалары

"Планетаны чүп-чардан арындырабыз" дигән Халыкара көн уңаеннан узган атнада Татарстанда "Бердәм экология дәресләре" оештырылды. Бу мөһим чарада районыбыз мәктәпләре дә актив катнашты. Тик табигатьне саклау, тирә-якны чүптән арындыру кебек мөһим проблеманы бер дәрес кысасында гына чишү мөмкинме соң?! Азево урта мәктәбендә дә сентябрь ае дәвамында үсеп килүче буынга экологик тәрбия...

"Планетаны чүп-чардан арындырабыз" дигән Халыкара көн уңаеннан узган атнада Татарстанда "Бердәм экология дәресләре" оештырылды. Бу мөһим чарада районыбыз мәктәпләре дә актив катнашты.
Тик табигатьне саклау, тирә-якны чүптән арындыру кебек мөһим проблеманы бер дәрес кысасында гына чишү мөмкинме соң?! Азево урта мәктәбендә дә сентябрь ае дәвамында үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан нинди генә чаралар уздырмаганнар: сыйныф сәгатьләре, эзләнү эшләрен презентацияләү, видеофильмнар карау, "Минем чиста авылда яшисем килә" дигән темага әңгәмә, "Дөньяны коткару өчен чүп-чардан арындырыйк" дип аталган ток-шоу, "Мин - табигать баласы" дигән баш астында рәсем һәм шигырь бәйгеләре...
Әнә, сыйныф җитәкчеләре Снежана Мордвинова уздырган "Табигать - олы байлыгыбыз" экологик уены 1 сыйныф укучыларының күңелендә нинди матур эзләр калдырган. "Мине әти-әнием кечкенәдән тирә-якны пычратмаска өйрәттеләр. Без алар белән бик еш табигать кочагына ял итәргә чыгабыз. Ял итү урыныбызда бервакытта да чүп калдырганыбыз юк. Чүпне пакетка йә чиләккә тутырып өйгә алып кайтып яндырабыз. Уен вакытында бу хакта сыйныфташларыма сөйләп, аларны да шулай эшләргә чакырдым", - ди Дарья Афанасьева. Ә менә Рим Гоголевның мәктәпкә юлы елга аша уза икән. Ул бару юлында һәркөн кондызларга юлыга. "Алар кеше күрсәләр, суга качалар. Тик мин барыбер әлеге су җәнлеген күрә алдым", - дип, сыйныфташларын да елга буена экскурсиягә, кондызларны күзәтергә чакыра малай. "Экологик уен 4 турдан торды. Беренче тур "Табигать - туган йортыбыз" дип аталып, балалар табигатьне саклауга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Алдагы тур өчен алар өйләрендә рәсемнәр ясап алып килгәннәр иде. Балалар үз рәсемнәрендә табигатьне саклау ысулларын сурәтләгәннәр. Су, һаваның чисталыгын саклауның нинди генә юлларын уйлап тапмаганнар алар?! Өченче тур "Татарстан табигате" дип аталды. Бу турда сүз Татарстан табигате, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы хакында барды. "Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр, җәнлекләр, гөмбәләр турында да сөйләштек. Дүртенче турда "Яшел даруханә", ягъни дару үләннәре турында фикер алыштык, гербарий ясарга өйрәндек. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергәләп дару үләннәре җыюлары хакында бер-берсен бүлә-бүлә сөйләделәр", - ди Снежана Николаевна.
Башлангыч сыйныфларда алган белемнәре бу укучыларга киләчәктә дә кирәк булыр әле. Азево урта мәктәбендә "Һәр кеше дә табигатьнең никадәр нәфис булуын, ә кеше кулы аны рәнҗетә алуын аңларга тиеш. Моны күңеле белән тоеп, йөрәге аша уздырганда гына кеше табигатькә карата начарлык эшләмәячәк. Мондый сакчыл караш сабый күңелендә кечкенәдән формалашырга тиеш" дигән максатны куеп эшлиләр. "Югары сыйныф укучылары белән дә табигатьне саклау темасына эзләнү эшләре башкарабыз, аннан укучылар аларны конференциядә яклыйлар. Җәй дәвамында мәктәп яны участогында дару үләннәре җыеп, аларны өйрәнүгә зур тырышлык куябыз. Укучыларыбыз экология буенча район олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, республика бәйгеләрендә катнашалар", - ди мәктәпнең биология укытучысы Елена Галиуллина.
Табигатьне саклау буенча менә шундый системалы эш алып барылганда гына бала үзен кечкенәдән табигатьнең бер кисәге итеп тоеп, аны сакларга өйрәнеп үсәчәк. Бу яктан Азево мәктәбе - бүген башкаларга үрнәк.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев