Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без тарихта эзлебез

Узган атнада районыбызга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының пресс-секретаре Гөлнира Абдрахманова һәм "Республика Татарстан" газетасы журналисты Шамил Муллаянов килделәр. Алар, Балтач авылында туып-үскән күренекле якташыбыз Юныс Вәлиди турында материаллар туплап, китап чыгару мәшәкатьләре белән йөриләр. Юныс Вәлиди турында кыскача гына мәгълүмат. Ул 1889 елда Балтач авылында крестьян гаиләсендә туган....

Узган атнада районыбызга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының пресс-секретаре Гөлнира Абдрахманова һәм "Республика Татарстан" газетасы журналисты Шамил Муллаянов килделәр. Алар, Балтач авылында туып-үскән күренекле якташыбыз Юныс Вәлиди турында материаллар туплап, китап чыгару мәшәкатьләре белән йөриләр.
Юныс Вәлиди турында кыскача гына мәгълүмат. Ул 1889 елда Балтач авылында крестьян гаиләсендә туган. Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган. Салагыш авылында рус-татар мәктәбендә рус теленнән укыткан. 1917 елда революцион бәрелешләрдә актив катнашкан. 1918-19 елларда Алабуга өязендә мөселман эшләре комиссариаты рәисе булган. 1920-24 елларда Татарстанда беренче җир эшләре комиссары (хәзерге авыл хуҗалыгы министры) булып эшләгән. Ачлык елларында бик күпләрне бу афәттән коткарып калу өчен зур хезмәт куйган якташыбыз ул. 1925 елда милләтчелектә гаепләнеп үтерелгән. Юныс Вәлидинең авылдашы Хәсән Сәйфуллин зур кыенлыклар белән 1989 елда гына аны реабилитацияләүгә ирешә.
Җурналистларны Юныс Вәлидинең авылдашы, туган төбәге һәм аның күренекле шәхесләре турында бик күп тарихи мәгълүматлар белүче, чын мәгънәсендә, "аяклы тарих" Ромель Мәннапов каршы алды һәм озатып йөрде. Кунаклар Кичкетаң авылында, Юныс Вәлиди укыган Иж-Бубый авылындагы, Әгерҗедәге, Салагыш авылындагы туган як тарихы музейларында булдылар. Музей җитәкчеләре Раиф Гәрәев, Рәмзилә Шакирова журналистларга якташыбызга багышланачак китап өчен бик күп мәгълүмат бирделәр. Шамил Муллаянов, җәй айларына бу китапны нәшер итеп, Әгерҗе районында аны тәкъдим итү кичәсе оештырачакларын әйтеп сөендерде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев