Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без – Тукайлы халык, мәңгегә

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган айда Туган тел, Шигърият бәйрәме үткәрү - шәһәребездә күптәннән килгән матур традиция. Тукайга - мәдхия "Тел, Тукай... Бу ике сүз бер-берсеннән һич аерылгысыз. Һәркайсыбыз Тукай әкиятләре - "Шүрәле", "Су анасы" белән үсә, аның "Бала белән күбәләк", "Сабыйга" шигырьләрен яттан белә. Без - Тукай әсәрләре белән...

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган айда Туган тел, Шигърият бәйрәме үткәрү - шәһәребездә күптәннән килгән матур традиция.

Тукайга - мәдхия
"Тел, Тукай... Бу ике сүз бер-берсеннән һич аерылгысыз. Һәркайсыбыз Тукай әкиятләре - "Шүрәле", "Су анасы" белән үсә, аның "Бала белән күбәләк", "Сабыйга" шигырьләрен яттан белә. Без - Тукай әсәрләре белән үскән буын. Һәм туган телебез - Тукай теле белән горурланабыз". Бу сүзләр "Туган тел" бәйрәмендә еш кабатланды.
Әнә, сәхнә түрендә күпме бала Тукай иҗатына мәдхия җырлады, аның шигырьләрен сөйләде. Бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрне дә укыдылар.
- Сезнең чыгышларны караганда сөенеп утырдым. Без үзебез дә һәр бәйрәмдә, һәр җомгада мәчетләрдә Тукай шигырьләрен укырга тырышабыз. Аның динебезне зурлаган күпме иҗат җимешләре бар! Укытучы булып эшләгәндә үзем дә Кичкетаң укучыларын Тукай көнендә аның туган ягы Кырлайга алып бара идем. Тукай каберенә дога кылырга муллалар белән дә җыелышып барган булды. Сез дә Тукай иҗатын яратыгыз, шигырьләрен ятлагыз, - диде районның баш мулласы хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин. Аның җәмәгате Гөлзар абыстай якташыбыз Фазыл Шәех иҗат иткән "Тукай турында легенда"ны укып сокландырды.
Җыр-биюләр белән үрелеп барган кичә бер мизгелдә сизелмичә узып та китте. Җирле шагыйрәләр Рушания Байтимерова, Наилә Харисованың йомгаклау сүзләре күңелләрдә аеруча уелып калды:
- Туган телебез - татар теле булу белән горурланып яшәгез, балалар. Мәктәптә, урамда үз телебездә сөйләшүдән оялмагыз. Күбрәк татарча китаплар укыгыз. Без Тукай әсәрләрен укып үстек, сез дә матур әдәбиятны яратыгыз, - диделәр алар. Район күләмендә татарча кичәләр уздырылсын, үзебезнең үзешчәннәр концертлары ешрак булсын иде дигән теләкләрен дә җиткерделәр алар. Әлбәттә, мәктәптә бер татар теле укытучысы гына өндәп татарчага өйрәнә алмый. Аның гаиләдә, яшьтәшләре белән үз телендә аралашуы мөһим. Ә туган телебездәге кичәләрнең әһәмияте аеруча зур.

Без татарча сөйләшәбез
Туган тел бәйрәмендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең район этабына йомгак та ясалды. 1нче гимназия, 2нче, Тирсә мәктәпләре әлеге акциягә актив кушылдылар. Гимназия укучыларының бу акциядә зур тәҗрибәсе бар.
- 2009 елдан бирле әлеге акциядә катнашабыз, Казанда йомгаклау тантанасында да булганыбыз бар. Быел күбрәк Интернетта эшләүгә басым ясадык, социаль челтәрләрдә үз төркемебезне булдырдык, анда башкарылган эшләр турында мәгълүмат биреп бардык. Төрле учреждение-оешмаларда халык белән татарча аралаштык, гимназиядә бик күп чаралар уздырдык, - диде татар теле укытучысы Әлфинә Ризванова.
Район мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Шәйхетдинова гимназия укучыларын "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә беренче урын яулаулары белән котлады. Киләсе елга әлеге акциягә башка мәктәпләр дә кушылырлар дип өметләнәбез.
Кичәнең татарның гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән төгәлләнүе күңел кылларын тагын да тибрәтте.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев