Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без үткән матур юл

Красный бор участок хастаханәсенең хәзерге бинага күчеп эшли башлавына күптән түгел 30 ел тулды. Хастаханә коллективы хөрмәтле ветераннары белән бергә әнә шушы истәлекле датаны билгеләп үтәргә җыена. Бу төбәктә яшәүче меңләгән кешеләрнең сәламәтлеге сагында торган, күпме якташларга икенче гомер бүләк иткән хастаханәнең тарихы бик еракларга барып тоташа. Әлеге сәламәтлек саклау...

Красный бор участок хастаханәсенең хәзерге бинага күчеп эшли башлавына күптән түгел 30 ел тулды. Хастаханә коллективы хөрмәтле ветераннары белән бергә әнә шушы истәлекле датаны билгеләп үтәргә җыена. Бу төбәктә яшәүче меңләгән кешеләрнең сәламәтлеге сагында торган, күпме якташларга икенче гомер бүләк иткән хастаханәнең тарихы бик еракларга барып тоташа. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Владимир КИБАТОВ белән тарих битләрен актарып, хастаханәнең бүгенге хәле турында әңгәмә корып алдык.

- Владимир Дмитриевич, элекке Алабуга өязенә караган Пьяный бор (хәзер Красный бор) авылының үткәне бик бай. Ул елларда ук бу төбәктә халык сәламәтлеге сагында торучы табиблар булгандыр бит?
- Пьяный борда 1888 елда беренче врач амбулаториясе ачыла. Анда бер табиб, бер акушер, ике фельдшер эшли. Димәк, Красный бор хастаханәсенең 125 елга якын бай тарихы бар. 1907 елдан башлап терапия, бала тудыру бүлекләре төзелә. Красный бор хастаханәсенең тарихына исемнәрен алтын хәрефләр белән язарлык табиблар, шәфкать туташлары бик күп. Шулар арасыннан 35 ел баш табиб, хирург, акушер-гинеколог булып эшләгән Иван Васильевич Маненок исеме, районда гына түгел, республикага таныла. Өлкән һәм урта буын кешеләре аны әле дә сагынып, "Ходайдан җибәрелгән табиб иде ул", дип искә алалар. Иң авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда җитәкчелек иткән бу алтын куллы һәм алтын йөрәкле табиб тарафыннан 10 меңнән артык (!) операция ясалуы гына да Иван Васильевичның, дөрестән дә, тумыштан нәкъ менә шул һөнәр өчен яратылуы турында сөйли. Менә бүген без эшли торган хастаханә бинасын төзү өчен урынны да ул сайлаган булган.
- Ул елларда хастаханә хезмәткәрләренең эш шартлары да искиткеч авыр булгандыр.
- Әйе. Ветеран хезмәттәшләребез коедан көянтә белән су ташулары, иртәнге 2дә килеп зур мичләргә чи утын ягуның михнәтләре, табиблар белән бергә утын кисү, яру өмәләре оештырулары, зур казаннарда су, кер кайнатулары турында хәзер "ничек түздек икән" дип шаккатып сөйлиләр. 50нче елларга кадәр Красный бор табиблары 17 авылга, 13 мәктәпкә, 3 яслегә хезмәт күрсәткәннәр.
- Моннан 30 ел элек ишекләрен ачкан типовой хастаханә кем заманында төзелә башлады?
- Баш табиб булып Карпунин эшләгән 1976 елда 100 койкалы типовой хастаханәнең беренче нигез ташы салына. Сер түгел: ул чакларда төзелешләр бик озак бара иде бит. Рифкать ага Гыйльметдинов җитәкчелегендәге 745нче ПМК төзүчеләренең зур тырышлыгы белән яңа бинаның ишекләре 1982 елның январенда ачылды. Анда терапия, хирургия, гинекология, балалар, бала тудыру бүлекләрендә 7 табиб, 36 урта медперсонал эшләде. Ул чакта хастаханә белән Харис Хәсәнов җитәкчелек итте. Вера Чигвинцевадан соң 17 ел баш табибә булып эшләгән Нина Александровна Ваһапова да оста, кешелекле, тынгысыз җитәкче һәм алтын куллы доктор буларак хезмәттәшләр һәм Красный бор халкы арасында зур ихтирам казанды. Ул бик күпләрнең яраткан остазы булды. Нина Александровна әле дә эшләребез белән гел кызыксынып тора, киңәшләрен бирә.
- Сезнең бу җаваплы эшкә алынуыгызга да 9 ел инде. Хастаханәнең бүгенге хәле белән дә таныштырып үтегез әле.
- Ни кызганыч, оптимальләштерү кысаларында 1999 елдан башлап хастаханәдә бүлекләрне кыскарту башланды. Башта гинекология, аннан акушерлык, балалар бүлекләре ябылды. Шул ук вакытта 1999 елда тәүлек әйләнәсе эшләүче ашыгыч ярдәм бүлеге ачылды. 2006 елдан бездә 17 койкалы гомуми бүлек кенә калды. Моннан тыш көндезге стационарда 21 койка бар. Хастаханәдә 58 хезмәткәр эшли, аларның 4есе табиб, 23е урта медперсонал. Ашыгыч ярдәм бригадасы 22 торак пунктка хезмәт күрсәтә.
Бездә бүген дә үз һөнәрләренә чын күңелдән бирелгән, авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен вакыт белән исәпләшмәүче чын профессионаллар эшли дип горурланып әйтә алам. Безнең тырышлык белән сәламәтләнеп өенә кайтып китүче пациентларыбыздан рәхмәт сүзләре ишетү - иң зур шатлыгыбыз. Без, киләчәктә дә Гиппократ антына тугры калып, Красный бор төбәге халкының сәламәтлеге сагында уяу торырга, хастаханәнең еллар дәвамында зур хезмәт белән яулап алынган абруена тап төшермәскә сүз бирәбез.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев