Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без яшьлектән әле китмәгән

Ленин бабай васыятьләренә тугры булырга тантаналы вәгъдә биреп, пионерга кабул итүләрен түземсезлек белән көтүләр, кызыл галстук, быргы, барабан тавышлары, бихисап кызыклы, файдалы чаралар, учак тирәсендә пионер җырларын башкарулар, ел саен 19 майда Пионериянең туган көнендә Әгерҗе урамнарын тутырып слетка җыелулар... Әгерҗедә Пионерлар йорты ачылуның һәм аның эшен дәвам итүче мәктәптән...

Ленин бабай васыятьләренә тугры булырга тантаналы вәгъдә биреп, пионерга кабул итүләрен түземсезлек белән көтүләр, кызыл галстук, быргы, барабан тавышлары, бихисап кызыклы, файдалы чаралар, учак тирәсендә пионер җырларын башкарулар, ел саен 19 майда Пионериянең туган көнендә Әгерҗе урамнарын тутырып слетка җыелулар... Әгерҗедә Пионерлар йорты ачылуның һәм аның эшен дәвам итүче мәктәптән тыш эшләр үзәгенең 50 еллык юбилеена багышланган кичә күңелдә иң якты хатирәләр калдырган пионерия елларының аерылгысыз шушы мизгелләренә әйләнеп кайтарды безне.

Исећдђме, дустым...
...Ничәмә-ничә буын балаларны пионерия илендә тәрбияләгән ветеран вожатыйлар Көчектән Гөлшат, Исәнбайдан Гүзәлия, Кичкетаңнан Рәмзия ханымнар бу тарихи кичәгә сандык төпләрендә кадерле ядкарь итеп саклаучы кызыл галстукларын да тагып килгәч, нәкъ вожатый апаларга охшап калганнар иде. Бер чорларда фанатларча янып-көеп эшләп йөргән вожатыйларның бер-берсе белән кочаклашып күрешүләрен, "Ә син хәтерлисеңме?", "Исеңдәме, дустым..." дип хатирәләр яңартуларын күрсәгез иде! Бу кичә башланганчы ук алар яшьлекләренә кайткандай булдылар.
Бәйрәм танатанасын алып баручы Альбина Кәримова белән Юлия Рыболовлева кунакларны Пионерлар йортының һәм хәзер аның эшен дәвам итүче мәктәптән тыш эшләр үзәгенең үткәненә сәяхәткә алып чыгып киттеләр, тарих битләрен актарып,
пионерия илендә гиздерделәр.
1961 елда Мәдәният йорты Пионерлар йортына бирелә. Аның беренче директоры М.Низамбиева була. К.Маркс урамындагы 94нче бинада урнашкан бу Пионерлар йортын күпләрегез яхшы хәтерлидер. Йөзләгән балаларны үзенә тартып торган әлеге йортта нинди генә түгәрәкләр эшләми ул елларда?! Төн урталарына кадәр балалар тавышынннан тынып тормаган Пионерлар йортында укучыларның нинди генә талантлары ачылмый... Әнә, сәхнәгә шул елларны хәтерләтеп, барабан тавышы астында, речевкалар әйтеп кызыл галстуклы пионерлар чыктылар. Бу буын балаларының наказларын кабул итеп алу өчен сәхнәгә мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Әлфия Блюхерова күтәрелде. Пионерлар йортында директор булып эшли башлаган Әлфия Зөфәровна бай тәҗрибәне киләчәк буыннарга тапшырырга һәрчак әзер булуы турында рапорт биргәч, күңелләрне җилкендереп, "Взвейтесь кострами синие ночи" җыры яңгырады. Аңа залда кушылмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Балачагыбызның гомергә онытылмас, картаймас җыры бит ул!
Үзе дә пионер сафларында тәрбияләнгән район башлыгы Фәрит Габбасов та ветеран вожатыйларны, педагогларны тәбрикләргә килгән иде. Иң элек сәхнәгә пионерия тормышын гөрләтеп торган вожатыйлар күтәрелде. Балаларны үз артларыннан ияртеп барган комиссарлар дип атады аларны Фәрит Гарифович. Бу мөхтәрәм воҗатыйларның исемнәре районга танылган иде һәм алар әле дә бик күпләр өчен вожатый апа булып калалар. Тәгъзимә Ситдыйкова, Галина Идрисова, Гүзәлия Сундукова, Гөлшат Камалиева, Рәмзия Җиһангәрәева, Эльмира Зиннәтуллина, Елена Семенова, Ирина Патрикеева, Зөһрә Гатауллина, Лидия Мәҗитова, Фәния Кәримова, Фәнзилә Гомәрова, Гөлүсә Гатауллина, Гөлсинә Тукаева, Илүзә Миннәхмәтова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Төрле елларда Пионерлар йортын җитәкләгән Вәсилә Хәкимова һәм Лариса Аникина сәхнәгә күтәрелгәч, алар кулы астында эшләгән воҗатыйлар гөрләтеп кул чабып сәламләделәр остазларын.
Кичәдә балаларны тәрбияләүгә, аларның сәләтләрен үстерүгә зур көч куйган бер генә педагог та игътибардан читтә калмады. Әнә, Пионерлар йорты каршында түгәрәкләр алып барган Радик Кулышев, Илдус Шәйхетдинов, Марс Идрисов, Әхмәт Шәрәфетдинов, Рәмзилә Шакирова, Әлфия Закирова, Светлана Живодерова, Лилия Холкина күпме балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен тырышканнар.

Балачак юлдашы
Пионерлар йортының матур эшләрен дәвам итүче мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләрен дә бәйрәм сәхнәсенең түрендә хөрмәтләделәр. Бүген бу үзәктәге 69 иҗади берләшмәдә 1570 бала шөгыльләнә. Әлеге үзәктә шөгыльләнүче балалар чыгышларыннан башка районда бер генә бәйрәм дә узмый. Ә биредәге хезмәткәрләрнең укучылар белән бергәләп теккән сәхнә костюмнарының матурлыгын тасвирларга сүзләр дә табалмыйм. Бу көнне дә алар кунакларга үзләре иҗат иткән йөзгә якын күз явын алырдай костюмнарын күрсәттеләр. Бәйрәм бу балаларның берсеннән-берсе матур җыр-биюләре белән үрелеп барды. Үзәкнең эшен тагын да җанлырак итүдә ата-аналар да зур ярдәм күрсәтәләр. Бәйрәмдә аларның иң активларын сәхнә түренә чакырдылар. Ә әниләр балаларын бик күп файдалы эшләргә өйрәтүче педагогларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Әйе, балачакның мәңгелек юлдашы булган үзәккә мең рәхмәт! Киләчәктә дә һәр баланың иң яратып йөри торган урыны булып калсын һәм чәчәк атсын ул.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев