Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бездә күптән Сабантуй

Туган якка, ниһаять, сагынып көтеп алган милли бәйрәмебез килеп җитте. Сабан туе мәйданы уртасында үзләрен сынарга теләүчеләр күптән инде әзерлек эшләрен башладылар. Әнә, чабышкылар, иртәле-кичле болыннарны иңләп-буйлап чабып, чабышка әзерләнә. Көрәшчеләр мускулларын ныгыта, кыз-җилкенчәк йөгерү бәйгеләрендә катнашу уе белән яна. Әйдәгез, Сабан туена әзерләнүчеләрнең үзләренә сүз бирик. Айрат МУЛЛАХМӘТОВ, Яңавыл:...

Туган якка, ниһаять, сагынып көтеп алган милли бәйрәмебез килеп җитте. Сабан туе мәйданы уртасында үзләрен сынарга теләүчеләр күптән инде әзерлек эшләрен башладылар. Әнә, чабышкылар, иртәле-кичле болыннарны иңләп-буйлап чабып, чабышка әзерләнә. Көрәшчеләр мускулларын ныгыта, кыз-җилкенчәк йөгерү бәйгеләрендә катнашу уе белән яна. Әйдәгез, Сабан туена әзерләнүчеләрнең үзләренә сүз бирик.

Айрат МУЛЛАХМӘТОВ, Яңавыл:

- Бездә инде күптән Сабантуй! Һәр кичне чиста токымлы атларымны чабышка алып чыккач малай-шалай болынга җыела. Кайсысы "Ватхимка", кайберәүләр әле быел гына җитезлеген күрсәтергә җыенучы "Сапсан" өчен җан ата. "Ватхимка" сер бирмәс: ул инде өченче ел авыл, район Сабан туенда катнаша. Хәтта Казанга кадәр барып җиттек. Моңа кадәр беренчелекне ычкындырмады. Ә "Сапсан"га әле ике генә яшь. Үзен ничек күрсәтер, алдан фаразлап та булмый. Җайдаклар тәҗрибәле. Туганнарым Ранис та, Мөнир дә атның "телен аңлыйлар". Әгерҗе Сабан туендагы чабышта сынатмасалар, атларымны Воткинск, Можка, Ижауга да алып барырга җыенам.

Әлфирә ТӨХВӘТУЛЛИНА, Тирсә авылы:

- Елның-елында милли бәйрәмебезне сагынып көтеп алам. 51 яшьтә булсам да әле быел да кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтәгә чиләк асып су ташу ярышларында катнашырга ниятләп торам. 30 еллап Тирсәдә, 20 еллап Әгерҗедә бу ярышларда алдынгы урыннарда гел мин булдым дип мактана алам. Укытучының эше күп, вакыты юк, диләр. Әмма мин һәрвакыт спортка зур игътибар бирәм, үземне формада тотам. Көн саен диярлек 50 тапкыр отжимание ясыйм, мәктәптәге бер генә спорт ярышыннан да читтә калмыйм. Хәзер берничә ел укытучыларның республика спартакиадасында үземне сыныйм. "Әлфирә, җитәр, Сабантуй ярышларында бүтән катнашма инде" дип үземә әйткәнем дә бар. Әмма мәйданда уен-көлке, ярышлар гөрләгәндә йөрәк түзәме соң?! Башкаларны да Сабантуй мәйданындагы ярышларга чакырам. Елга бер генә килә торган бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачыйк, дуслар!

Алнур ШАКИРТОВ - Әгерҗе шәһәре:

- Сабан туе - спортчылар өчен сезонны ябу бәйрәме дә ул. Өч ел рәттән тәҗрибәле спортчылар белән бергә кул көрәше, гер күтәрү бәйгеләрендә катнашам. Бер елны мәйданда бер спортчы белән сынашканда хәтта кулымны да сындырдым. Әмма кулым төзәлүгә янә яраткан спорт төремә әйләнеп кайттым. Сабантуйда катнашу үзгә рәхәтлек бирә ул. Чөнки монда районыбыздан гына түгел, чит төбәкләрдән дә спортчылар күп җыела. Әти-әнием, дуслар көч биреп торганда сынатасы да килми, билгеле. Ә менә бөтен халык алдында җиңүчеләр рәтендә пьдесталда бүләк алу мизгелләренең рәхәтлеген аңлатырга сүзләр дә табып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев