Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безгә артка юл юк

Мәгариф хезмәткәрләренең Сабада узган республика киңәшмәсеннән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация күтәренке кәеф белән кайтты. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үз чыгышында Әгерҗе районы мәгариф идарәсенең белемнең сыйфатын күрсәтүче рейтингта узган елгы иң арттагы 47(!) урыннан быел 12(!) урынга күтәрелүен әйтеп сөендерде. Яңа уку...


Мәгариф хезмәткәрләренең Сабада узган республика киңәшмәсеннән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация күтәренке кәеф белән кайтты.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үз чыгышында Әгерҗе районы мәгариф идарәсенең белемнең сыйфатын күрсәтүче рейтингта узган елгы иң арттагы 47(!) урыннан быел 12(!) урынга күтәрелүен әйтеп сөендерде.
Яңа уку елы башланыр алдыннан районыбыз мәгариф хезмәткәрләре әнә шундый күтәренке кәефтә олы педсоветка җыелдылар. Бу олы җыен алдыннан мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНА белән әңгәмә корып алдык.
- Вәсилә Гәрәфетдиновна, бу уңышыгыз белән котлыйбыз! Бер ел эчендә ничек шулай 35 баскычка "сикерә" алдыгыз?
- Дөресен әйтим, республика киңәшмәләрендә катнашканда Әгерҗе мәгарифенең шулай артта сөйрәлүе турындагы тәнкыйть сүзләрен ишетү бер дә күңелле түгел, хәтта оят иде. Узган уку елы башында ук бу артталыктан чыгуны төп бурыч итеп куйдык. Районыбыз мәктәпләре арасында да рейтинг билгеләүне гамәлгә керттек. Ә рейтинг ул уйланырга, эзләнергә, югары нәтиҗәләргә ирешергә, педагогларга һөнәри осталыгын арттырырга этәрә дип саныйм. Рейтингта үзеңнең артта сөйрәлүеңне күрү үк битне кызарта бит.
Мәгариф системасына нинди генә иң алдынгы технологияләр кертелсә дә, яхшы дәреслекләр чыкса да, белем сыйфатын күтәрүдә укытучы, аның һөнәри һәм методик осталыгы иң зур роль уйный. Шуңа күрә без укытучыларны заман таләпләренә җавап бирердәй итеп әзерләүне, аларның белемен күтәрүне, дәресләрне яңача алып барырга өйрәтүне, заман бергә атлаучы, конкурентлыкка сәләтле укучы тәрбияләп чыгаруны иң беренче бурыч итеп куйдык. Квалификацион категориясен күтәрүче укытучыларыбыз елдан-ел арта, хәзер барлык педагогларның 71 проценты категориягә ия. Узган ел гына да 91е - беренче, 19ы югары категория алды. 201 укытучының белемне күтәрү курсларында укуы да аларның һөнәри осталыгын арттыруда зур ярдәм итте.
Республика һәм район күләмендә төрле грантларга конкурслар оештырылу да укытучылар өчен яхшы стимул булып тора. Мәсәлән, быел гына да 10 укытучыбыз, республика конкурсында катнашып, 100әр мең сум грантка лаек булдылар.
Хезмәт хакының шактый күтәрелүе дә укытучыны тагын да яхшырак эшләргә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә этәргеч булды. Мәсәлән, укытучыларның уртача хезмәт хакы бүген 29, тәрбиячеләрнеке 20 мең сум. Хөкүмәт яхшы хезмәт хакы түләгәч, ничек начар нәтиҗәләр бирергә мөмкин инде?!
- Рейтингта, иң беренче чиратта, Бердәм имтихан нәтиҗәләре зур роль уйный, ахры.
- Әйе. Бу яктан безнең имтихан нәтиҗәләре зарланырлык түгел. 47дән 12нче урынга күтәрелдек. Иң мөһиме, 146 укучыбыз да мәктәптән аттестат белән чыкты. Чагыштыру өчен: Питрәчтә бер мәктәпне нибары бер укучы гына тәмамласа да анысы да аттестатсыз калган. Бездә дә узган ел ике укучыбыз аттестатсыз китте. БДИны уңышлы үткәрү өчен ниләр генә оештырмадык без?! 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен математика һәм рус теле буенча "Шимбә мәктәбе" оештырдык, ике тапкыр сынап карау имтиханы, дүрт тапкыр ОГЭ үткәрдек. Нәтиҗәдә, рус теленнән югары балл җыючылар елдан-ел арта. Математикадан да узган елгы 47дән 16 урынга мендек. Рус әдәбиятыннан да күрсәткечләр республиканыкыннан югары. Бу уку елында әлеге күрсәткечтән төшмәс өчен аеруча тырышырга туры киләчәк, чөнки 2015 елдан чыгарылыш сыйныф укучыларына сочинение язарга туры киләчәк. БДИлар Он-лайн режимында узса да, без бер генә замечание да ясалмаган районнар рәтенә кердек. Дөрес, БДИ бирүдә барысы да ал да гөл дип әйтеп булмый. Август киңәшмәсендә кимчелекләр, алдагы бурычлар турында ачыктан-ачык сөйләшербез.
- Узган уку елында Белем бирүнең сыйфатына контроль департаментының мәктәпләрдә уздырган зур тикшерүенең дә белемнең сыйфатын күтәрүгә этәргеч булгандыр, мөгаен?
- Әйе, узган ел 47 мәгариф учреждениесендә уздырылган бу зур, җитди тикшерүнең нәтиҗәсе яхшы булды. Алар тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләр бүген барысы да төзәтелде һәм департамент контроленнән алынды. Экспертлар аеруча Исәнбай, Күләгәш, Кадыбаш мәктәпләренең, Варкләд-Бодья, Иске Чекалда, Тирсә балалар бакчаларының югары әзерлекләрен билгеләп үттеләр.
- Район мәктәпләре рейтингына да тукталыйк әле.
- Бу рейтинг нәтиҗәләре буенча 2014 елның иң яхшы мәгариф учреждениесе исеменә 1нче гимназия, Исәнбай, Тирсә мәктәпләре лаек булды. Алар акчалата бүләк алачак. Ә министрлык уздырган иң яхшы 100 мәктәп рейтингында БДИ нәтиҗәләре буенча Кадыбаш, Күләгәш, Красный бор мәктәпләре әлеге мактаулы исемлеккә керде.
- Татарстанда быел Математика елы иде. Киләсе ел нинди фәнгә багышланачак?
- Математика елы нәтиҗәләре буенча безнең коллегалар Эльмира Зиннәтуллина, Фәридә Шиапова, Лидия Панфилова, Әлфия Борһаниева, Гөлия Садыйкованың хезмәтләре министрыбыз тарфыннан югары бәяләнде. Алар министрлыкның Дипломнары белән бүләкләнделәр. Ә Сарсак-Омга мәктәбе БДИ нәтиҗәләре буенча лидер булды һәм математика кабинеты белән бүләкләнде.
2015 ел Татарстанда Физика елы дип игълан ителде.
- Районыбызда әлегәчә утын белән җылытылучы тузган мәктәпләр булуы аеруча борчый. Бу проблема буенча боз урынынан кузгалмадымы?
-Кузгалды дисәм дә була. Шаршадыда 2015 елда 50 урынлы яңа мәктәп-бакча төзеләчәк. Күләгәш мәктәбе буенча да проблема хәл ителер дигән өметтә калабыз.
- Бүген сез яңа уку елы алдыннан зур җыенга җыелдыгыз. Мәгариф хезмәткәрләренең очрашуы эшлекле шартларда узсын, файдалы тәкъдим-фикерләргә бай булсын. Сезнең коллегаларыгызга теләкләрегез.
- Районыбыз мәгарифенең уңышлары - күз алдыбызда. Безгә хәзер артка юл юк. Белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү өчен педагогларыбызның белеме дә, һөнәри осталыгы да, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Киләчәк - безнең кулларда. Мәктәптән көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләп чыгаруда без сынатмабыз.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев