Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безгә монда бик ошый

"Баштарак биредәге фатирыбызга ияләшә алмабыз кебек тоелган иде. Ә хәзер бик ошый безгә яңа яшәү урыныбыз. Аҗдаһа елын яңа фатирда каршы алуыбызга бик сөенәбез", - дигән сүзләр белән каршы алдылар 1 декабрьдә Ометов урамындагы барактан Чайковский урамындагы 2б йортына күченгән Волхонскийлар гаиләсе. Хуҗабикә Надежда - тумышы белән Алтай краеннан, моннан...

"Баштарак биредәге фатирыбызга ияләшә алмабыз кебек тоелган иде. Ә хәзер бик ошый безгә яңа яшәү урыныбыз. Аҗдаһа елын яңа фатирда каршы алуыбызга бик сөенәбез", - дигән сүзләр белән каршы алдылар 1 декабрьдә Ометов урамындагы барактан Чайковский урамындагы 2б йортына күченгән Волхонскийлар гаиләсе.
Хуҗабикә Надежда - тумышы белән Алтай краеннан, моннан өч дистә елга якын элек юллама буенча Әгерҗе тимер юлына эшкә килә. Баштарак вагоннар караучы булып эшләсә, соңыннан кран машинисты һөнәрен үзләштерә. Ире Александр да - вагоннар караучы, икесенең тимер юлдагы хезмәт стажлары инде 60 елдан артык. Бергә гомер кичерүләренә дә 27 ел булган. Өйләнешүгә үк яшь парны баракта гомер кичерүче әбиләре Александра Никитична үз янына сыендыра. "40 квадрат метрдан артык мәйданлы ике бүлмәдә яшәдек. Еллар узу белән газ уздырдык, йорт янына янкорма төзедек, мунча салдык. Барак янында участогыбызда үзебезгә җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстердек. Кызыбыз Кристина, улыбыз Владислав шунда дөньяга килделәр", - дип сөйли Надежда. Хәзер инде кызлары - ИжГТУ студенты, уллары тимер юлда машинист ярдәмчесе булып эшли.
Россиядә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирга күчерү программасы эшли башлавы турында ишетсәләр дә, баштарак бу яңалыкка ышанып бетмиләр. Быел июнь аенда район хакимиятенә чакырып, алар гаиләсенә дә яңа фатир биреләчәге һәм шул уңайдан гариза язарга кирәклеге турында әйткәч хәтта бераз кәефләре дә төшә. "Гомеребез шул баракта үтте бит, балалар шунда үсте. Күршеләргә дә ияләшеп беткән идек", - ди Александр. Аларга биреләчәк ике бүлмәле фатирның якынча планын да күрсәтәләр аларга. Менә шул чагында бераз "архитектор" роленә дә керергә туры килә Волхонскийларга. "Безгә күрсәткән планда аш бүлмәсе кечкенә иде. Хатын-кызның ярты гомере шунда үтә бит. Аш бүлмәсен зуррак итәсем килде. Фатирыбызны ниндирәк итеп күрергә теләвебез турындагы фикерләрне хакимияткә дә җиткердек. Рәхмәт яусын, сүзебезгә колак салдылар. Нинди үтенеч-мөрәҗәгать белән керсәк тә, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев, башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Светлана Шикалова ничек тә булса ярдәм итәргә тырыштылар", - ди Надежда. Нәтиҗәдә, төзүчеләр әлеге фатирның планировкасын нәкъ менә Волхонскийлар теләгәнчә итеп ясыйлар, стеналарны да алар теләгәнчә буйыйлар. "Баштарак Кристина бирегә күчәргә теше-тырнагы белән каршы иде. Тик төзүчеләр алар бүлмәсендәге стеналарны нәкъ менә Кристинага ошаган төскә буягач, аның да фикере үзгәрде. Ә улыбыз бу фатирга күченергә башта ук риза иде инде", - диләр алар. Менә шулай, киңәш-табыш итешеп, уртак тырышлык белән хыялда йөрткән фатирны чынбарлык итүгә ирешәләр. Яңа җиһазлар бүлмәләрне тагын да матур һәм уңайлы итеп күрсәтә хәзер.
Чыннан да, инде өлкәнәюгә таба атлаган Надежда белән Александр өчен күктән төшкән бәхет түгел мени бу?! Өр-яңа йорттан бушлай ике бүлмәле фатир бирсеннәр әле бүгенге заманда?!
Дөрес, баштарак баракка бик еш йөргәннәр, ярты гомерләре шунда узган бит. Күршеләре Хамондритовлар, Стыровлар да бирегә күченгәннәр, аларга да бик ошый, диләр. "Этебез Дикның шунда калуына гына борчылам. Аның моңсу күзләренә карагач, йөрәгем сыкрап куя", - ди Надежда. Озакламый Дикны да бирегә алып килергә җыеналар. "Кышны фатирда чыкса, аннан улыбызның йорт төзү өчен алган участогына алып китәрбез", - диләр. Тәрәзә төбендәге кечкенә генә лоза куагы да баракта яшәгән көннәрен исләренә төшереп тора. "Кызгандым калдырып китәргә. Анысын да участокка күчереп утыртырмын", - ди хуҗабикә. Ә менә гаилә башлыгы биредә дә яраткан шөгыленнән аерылырга уйламый, менә дигән итеп итекләр ямый ул. "Кышын заказлар өзелеп тормый", - ди алтын куллы Александр.
Менә шулай фатирдагы яңа шартларга җайлашып яткан көннәре Волхонскийларның. "Яхшыга бик тиз күнегә адәм баласы", дип юкка гына әйтмиләр бит....
P.S. Волхонскийлар - авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирга күчерү программасы нигезендә быел Әгерҗедә күченгән 55 гаиләнең берсе генә. Шушы ук йорттан фатир алган Рәмзия Зарипова, Александр Волков та бик канәгать. "Торак шартлары буенча проблемалар килеп туса, шунда ук "Жилсервис" идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итәбез, үтенечебезгә колак салмый калганнары юк әле", - ди Рәмзия Мөхәммәтовна.
"Алдагы өч елда Әгерҗедә авария хәлендәге йортлардан 443 гаиләне яңа фатирга күчерү бурычы тора. Киләсе елда да яңа фатирлы булучылар саны быелгыдан ким булмаячак. Бу санның күбрәк булу ихтималы да зур. Төгәл саннар 2012 елга лимит расланганнан соң билгеле булачак. Ә хәзерге вакытта гаиләләр турында мәгълүматлар тикшерелеп, яңа исемлекләр әзерләнә", - ди Светлана Шикалова. Әлеге гаиләләргә дә, Волхонскийлар кебек үк, тизрәк бәхетле мизгелләр кичерергә насыйп булсын иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев