Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнең биергә дә өйрәнәсе килә (+фото)

Өлкәннәр хәзер университетта укый. Югары белем алалар икән дип уйлый күрмәгез тагын. Пенсия фонды идарәсе һәм "Пенсионерлар союзы"ның район берләшмәсе алар өчен компьютер телен аңлау, кул эшләре һәм сәламәт яшәү рәвеше курслары уздырдылар. Өлкәннәрнең эш нәтиҗәләре - күз алдында. Әлеге курсларны төгәлләү уңаеннан "Авангард" Яшьләр үзәгендәге бәйрәм чарасында алтын куллы...

Өлкәннәр хәзер университетта укый. Югары белем алалар икән дип уйлый күрмәгез тагын. Пенсия фонды идарәсе һәм "Пенсионерлар союзы"ның район берләшмәсе алар өчен компьютер телен аңлау, кул эшләре һәм сәламәт яшәү рәвеше курслары уздырдылар.
Өлкәннәрнең эш нәтиҗәләре - күз алдында. Әлеге курсларны төгәлләү уңаеннан "Авангард" Яшьләр үзәгендәге бәйрәм чарасында алтын куллы осталар үзләренең иҗат җимешләре турында бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр.

Гәҗит тә артык түгел, капрон оек та
Эльвира Вәлиева җитәкчелегендәге "Куллар ямансулауны белми" курсларында 20 хатын-кыз даими шөгыльләнгән.
- Курслар пенсионерлар өчен уздырылса да, мин дә бик теләп йөрдем анда. Иң яше идем. Әмма бер дә күңелсез булмады. Түгәрәктә бер-беребездән күп нәрсәләргә өйрәндек. Үзем бик оста тегәм, бәйлим дә. Биредә палантиннарны махсус чәнечкеләр белән бәйләргә дә өйрәндем, - ди Лилия Сарксян.
Ә менә Нина ханым Шматова ясаган натюрморттан күзне алып булмый. Ә аны ясавы бер дә авыр түгел икән. Моның өчен әллә нәрсә дә кирәкми. Картон, синтепон һәм капрон оеклардан да могҗизалар тудырып була икән, җәмәгать. Әнә, бит банан, алма, виноградлары авыз суларын китерердәй итеп ясалган.
- Кул эшләре белән ныклап ике ел шөгыльләнәм. Үзем - район Мәдәният сараена, оныгым Алена балалар китапханәсенә йөри. Аның да матур гына эшләнмәләре бар инде. Икебез бергә ободок бәйләдек, менә бу чәчәкләрне ободокка яисә күлмәккә, сумкаларга да беркетеп куярга була. Сәйләннән дә могҗизалар тудырабыз, - ди Нина ханым.
Бәйрәмгә килүчеләр берсеннән-берсе үзенчәлекле кәрҗиннәргә дә игътибар итми калмадылар. Ә алары гәҗиттән ясалган икән.
- Бу эшнең серенә безне 2нче мәктәп укытучысы Лариса Филиппова өйрәтте, - ди Эльвира Вәлиева.
- Гомумән, безнең түгәрәктә син - укытучы, мин - укучы дигән әйбер юк. Кемнең нәрсәгә фантазиясе көчле, шул өйрәтә. Быел, әнә, бик матур открыткалар, картиналар эшләдек. Квилинг дип атала анысы. Хәтта бүләккә бирергә дә була үзләрен. Юк кына әйбердән ясалган шкатулкаларны да көндәлек тормышта рәхәтләнеп файдаланырга була, - ди Эльвира ханым.
- Җәйге челләдә кияргә эшләпәләре дә, кышкы салкында аякларны җылытырга төрле башмаклары да бар осталарның. Кофталар, шәлләре дә бик матур. Җәнлекләр, кош-кортлар да үзгә матурлык өстәп торалар.
- Түгәрәкләргә рәхәтләнеп йөрдем. Университет оештырылгач, компьютерга да өйрәндек. Теләгең булса, барысына да өлгерергә була, - ди кул эшләре остасы Рима Замалиева.
Түгәрәк әгъзалары үзләре тудырган могҗизалар белән район башлыгы Валерий Макаровны таныштырганда, район җитәкчесе аларга соклануын белдерде.
- Әйе, теләк булса, бар да була. Әле сездә дәрт ташып тора. Бу әйберләрне теләсә нинди күргәзмәгә куярга була, - диде ул.

Компьютерны - су урынына
Бер төркем пенсионерлар бәйрәм тантанасында компьютер курсларын тәмамлау турында сертификатлар да алдылар.
- 2нче мәктәптә укытучыбыз Ринат Тимербаев зур сабырлык белән, һәркемгә шәхси якын килеп, компьютер серләренә өйрәтте. Хәзер Мәскәүдә яшәүче кызым Ралина һәм оныкларым белән скайп аша гына сөйләшәбез. Яңалыкларны да Интернеттан беләм, һава торышын да. Киноларны да хәзер телевизордан түгел, компьютердан гына карыйбыз, - ди Әгерҗедән Суфия Гыйззәтуллина.
Гомумән, бу компьютер курсларына йөрүчеләр педагоглардан бик канәгать булуларын белдерделәр.

Сәламәтлек - зур байлык
Шәһәребез урамнарында скандинавия таяклары тотып стадионда, Имәнлектә йөрүчеләрне сез дә бик еш очратасыздыр. Әгерҗе пенсионерлары - бу спорт төре буенча республикада лидерлар. Алар пенсионерлар өчен уздырылучы республика спартакиадасында да бик теләп катнашалар. Рудольф Әүхәдиев быел әлеге зур ярыштан дартс буенча икенче урын алып кайткан.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Раушания Яппарова курсларда шөгыльләнүче апа-абыйларның елларга бирешмәүләренә соклануын белдерде.
- Курслар - нәрсә белән булса да шөгыльләнү өчен генә түгел, рәхәтләнеп аралашу урыны да бит әле ул. Алдагы уку елында бәйгеләрдә актив катнашырга чакырам үзегезне. Грант отып, шул акчаларны әлеге курсларга максатчан файдалану турында хыялланабыз, - диде ул.
Ә пенсионерларның активлыгына исең китәр. Алар әле бу юнәлешләрдә шөгыльләнү белән генә риза да түгел, ләбаса. "Безнең биисе килә, район Мәдәният сараенда түгәрәк оештырып булмасмы икән", диләр. Директор Эльвира Нәбиева сентябрь аеннан педагогларыбыз сезне кабул итәр дип сөендерде. Әле өлкәннәр үзләренә психолог киңәшләре дә бик кирәк булуын да әйттеләр. Анысы да булыр. Әле университет эшли генә башлады бит. Мондый актив өлкәннәр булганда, җитәкчеләр анысын да оештырырлар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев