Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнекеләр җиңү яулады

Күптән түгел Казанда "ЛУКОЙЛ" компаниясе һәм аның Татарстандагы "РИТЭК" предприятиесе тарафыннан уздырылучы социаль һәм һәм мәдәни проектларның II бәйгесенә йомгак ясау тантанасы булды. Бәйгенең оештыру комитетына өч ай дәвамында коммерцияле булмаган һәм бюджет оешмаларыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан 500дән артык заявка килгән. Нәтиҗәдә 113 проектны тормышка ашыруга грантлар...

Күптән түгел Казанда "ЛУКОЙЛ" компаниясе һәм аның Татарстандагы "РИТЭК" предприятиесе тарафыннан уздырылучы социаль һәм һәм мәдәни проектларның II бәйгесенә йомгак ясау тантанасы булды.


Бәйгенең оештыру комитетына өч ай дәвамында коммерцияле булмаган һәм бюджет оешмаларыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан 500дән артык заявка килгән. Нәтиҗәдә 113 проектны тормышка ашыруга грантлар бүленгән. Быел бәйгенең гомуми грант фонды 25 миллион сум тәшкил иткән.
Бәйге җиңүчеләре арасында безнең район оешмалары да булуы аеруча сөенечле. "Рәхимлелек" номинациясендә "Наз" приюты "Семья-Я" - дом, который ты построишь" проекты белән җиңүчеләр исемлегенә керде һәм 150 мең сум грант алды. Шушы ук номинациядә район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге "Наши дети" проекты белән җиңү яулады һәм 255 сумлык грантка ия булды. Ә "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге бу номинациядә "Мы вместе" проектын тәкъдим итеп, 125 мең сум грант алуга иреште.
"Мәдәният һәм спорт" номинациясендә "Ровесник" Яшүсмерләр клубы "Подростковый формат" проекты белән җиңде һәм 150 мең сум грант белән бүләкләнде. "Туган як" номинациясендә "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасы "Музей - история просвещения медресе и братьев Буби" проекты белән җиңү яулады һәм 300 мең сум грант алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев