Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнекеләр дә сынатмады

Мамадышта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-күзлегеннән" республика бәйгесенең Мамадыштагы зона этабында районыбыздан Девәтернә Мәдәният йорты мөдире Фәнис АРСЛАНОВ һәм 1нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара ШУРМАНОВА катнашып, призлы урыннар яуладылар. Әлеге зур бәйгедә тугыз районнан барлыгы кырык конкурсант төрле номинацияләрдә осталыгын күрсәтте. Әйдәгез, бәйгедә катнашкан якташларыбызның үзләренә сүз бирик: Гөлнара ШУРМАНОВА:...


Мамадышта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-күзлегеннән" республика бәйгесенең Мамадыштагы зона этабында районыбыздан Девәтернә Мәдәният йорты мөдире Фәнис АРСЛАНОВ һәм 1нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара ШУРМАНОВА катнашып, призлы урыннар яуладылар.

Әлеге зур бәйгедә тугыз районнан барлыгы кырык конкурсант төрле номинацияләрдә осталыгын күрсәтте. Әйдәгез, бәйгедә катнашкан якташларыбызның үзләренә сүз бирик:

Гөлнара ШУРМАНОВА:
- "Хатын-кыз - җәмәгать эшлеклесе" номинациясендә катнашучылар берсеннән-берсе осталар иде. Әмма без дә сынатмадык дип уйлыйм. Бәйгедә иң зур терәк хезмәттәшләрем булды. "Визит карточкасы"нда балалар бакчасындагы эшчәнлегебезне яктырттык, аны экраннан фотосурәтләр күрсәтеп тагын да баетып җибәрдек. Минем эштәге девизым: "Төгәл булырга, тиз һәм вакытында эшләргә". Бу девизга чыгышымда да тугры калдым. Чөнки сәхнәдә без җиде минуттан да артык торырга тиеш түгел. Ә бу санаулы вакыт эчендә генә теләгән бөтен нәрсәне күрсәтеп бетерү мөмкинме соң... Безнең бакчада ата-аналар белән эшләүгә, сабыйларның сәламәтлеген ныгытуга зур әһәмият бирелә. Портфолиода әлеге юнәлешләргә дә киң урын бирдек. Ә сәхнәдә коллектив белән башкарган бию дә, күмәк җырыбыз да бик матур килеп чыкты.
Мин үземнең номинациядә өченче урынга лаек булдым. Күп еллар мәдәният министры булган, хәзер "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры булып эшләүче Зилә Вәлиева кулыннан Диплом алуыма чиксез шатмын.

Фәнис АРСЛАНОВ:
- 24 ел Мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләү дәверендә нинди генә бәйгеләрдә катнашырга туры килмәде... Әмма монысы күңелемә бигрәк тә хуш килде. 40 катнашучы арасыннан иң соңгы булып минем чыгыш икәнен белгәч, бермәлгә куркып та калдым. Ничек чыгыш ясармын, иң артка калып оятлы булмасам ярар иде дигән мең төрле уй килде башка. Ә программабызны гаиләбез белән бергәләп әзерләгән идек. ТНВ каналыннан яратып карый торган "Хөршидә-Мөршидә" тапшыруындагы әбиләр кебек киенгән хатыным Алия, олы кызыбыз Таңсылу мине - Мәдәният йорты директорын кунакка дәштеләр. Чыгышым барышында мәдәният учагындагы "Тугызбуй", "Көлке-шоу", курчак театры, "Картаямыни соң йөрәк?", "Маршлы" ансамбльләренең эшчәнлеген, төрле авыл һәм шәһәрләрдә куйган концертларыбызны экраннан күрсәттек. Авылыбызда Мәдәният йортының гөрләп эшләвен күрсәтәсем килгән иде. Чыгышым ахырында Наил ага Нәбиуллин сүзләренә үзем көй язган "Иркәм тәрәзәләре"н башкардым. Зал да, жюри да әлеге җырны бик яратып кабул итте. Дәррәү кул чабып мине янә сәхнәгә чакырдылар. Рәфинә Сабирҗанова белән бергәләп язган "Оныттырмадың" дигән җырыбызны да көчле алкышларга күмделәр. Жюри әгъзалары чыгышыбызны югары бәяләделәр. Шулай итеп, "Ел ир-аты: хатын-кыз күңеленнән" бәйгесендә икенче урын алдым. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов: "Мондый егетләр булганда, авыллар гөрләп яшәр", - дип рәхмәт әйтеп кулымны кыскач, күңелләр тагын да күтәрелде.
Хәзер янә эшкә "чумдык". Шушы көннәрдә "Сүнгән йолдызлар" спектакле белән Удмуртиянең Яган бистәсенә барабыз. Тиздән республика күләмендә узачак "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" бәйгесендә катнашу өчен дә чакыру алдым. Ә 28 февральдә сәгать кичке алтыга Әгерҗе халкын район Мәдәният сараена "Чын йөрәктән" дип исемләнгән концертыма чакырам.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев