Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнекеләр Сарапулда мәйдан тотты

Дүртенче ел рәттән инде Әгерҗе районы ут күршеләребез Сарапул шәһәрендә Татарстан вәкиле буларак катнаша һәм безнекеләр анда яшәүче милләттәшләребезне чыгышлары белән таң калдырып кайталар. - Мин үзем - Тугызбуй якларыннан. Девәтернәдә әти-әни, якын туганнар калмагач, ун елдан артык инде туган як Сабан туйларын күргән юк. Ә бит Сабантуйлар якынлашу белән...

Дүртенче ел рәттән инде Әгерҗе районы ут күршеләребез Сарапул шәһәрендә Татарстан вәкиле буларак катнаша һәм безнекеләр анда яшәүче милләттәшләребезне чыгышлары белән таң калдырып кайталар.

- Мин үзем - Тугызбуй якларыннан. Девәтернәдә әти-әни, якын туганнар калмагач, ун елдан артык инде туган як Сабан туйларын күргән юк. Ә бит Сабантуйлар якынлашу белән күңел туып-үскән якларга тартыла, сагындыра. Менә шушы сагынуны һичьюгы Сарапул Сабан туенда райондашларым чыгышларын карап булса да басыйм дип, ел саен әгерҗелеләрнең килүен көтеп алам, - ди якташыбыз Наилә Мингәрәева.
Аның янәшәсендә басып торучы ире Назыйм ага да әңгәмәгә кушылды:
- Мин үзем Сарапулныкы булсам да, шәһәребез Сабан туенда әгерҗелеләр чыгышына тиңнәр юк кебек тоела. Ел саен карый торгач, исемнәрен дә хәтердә калдырдым. Менә ул Баязитның сузып, моңлы итеп җырлавын гел татарның моңлы яшь җырчысы Филүс Каһировка охшатып, дөньяларымны онытып тыңлыйм. Җырчы, баянчы Наилегез дә сәхнә өчен генә яратылган. Ә баянчылар ансамбле чыгышын көннәр буе тыңлап утырыр идем, сиптерәләр генә бит... Кыскасы, гәҗитегезгә шулай дип языгыз, Сарапул Сабан туенда әгерҗелеләр мәйдан тотты.
Чит җирдә үзебезнекеләр чыгышларын карап хозурланган милләттәшләр авызыннан шундый җылы сүзләр ишетү ничек рәхәт! Дөрестән дә, район Мәдәният сарае балаларының Алена Самарцева һәм Элина Мостафина җитәкләгән "Драже" һәм "We danse" хореография коллективлары районыбызда яшәүче татар, урыс, мари, удмурт, керәшен халыкларының дәртле биюләре белән таң калдырдылар. Алар Сабан туе сәхнәсенә генә сыймыйча, яшел аланга җәелеп биеделәр. Ә зур бер төркем белән украин биюен башкарганда янәшәмдәге абзый:
- Болар Әгерҗедән генә булмас, Казаннан чакыртканнардыр, - дип минем белән бәхәскә үк керде:
- Хәзер яхшы спортчыларны да читтән сатып алалар бит. Әгерҗе дә, акча түләп, бу биюче балаларны Казаннан алып кайткандыр, - дип тәки үз фикерендә калды.
Безнекеләр Сарапулда сәхнәдә генә түгел, спорт ярышларында да сынатмадылар. Сарапулдагы милләттәшләребезгә Татарстан Президентының котлавын җиткерергә килгән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләр арасында уздырылган дартс ярышында икенче урын яулады. Әнә, Тирсәдән тренер Сирень Галиуллин үзенең каты куллы, көчле егет-кызларын җыеп алып килгән. Хатын-кызлар арасында безнең Гөлчәчәк Хәкимовага тиңнәр булмады. Марсель Галиуллин исә аркан тартышуда беренчелекне бирмәде. Көрәш мәйданында бил алышкан Исәнбай егетләре Альмир Шәрәфиев, Альмир Рамазанов, Айнур Галимуллин - яшьләр арасында, Исәнбайдан Рушан Хәбиров, Касайдан абыйлы-энеле Айдар-Нияз Закировлар балалар арасында призлы урыннар яуладылар.
Әгерҗелеләр, менә шулай, Сарапул Сабан туенда читтә яшәүче татарларыбызга рухи азык бүләк итеп, сәләт-көчләрен күрсәтеп кайттылар. Саубуллашканда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең Сарапул бүлекчәсе рәисе Фаил әфәнде Исламгалиев:
- Әгерҗе, без сезне киләсе елга да Сабантуй мәйданында көтәбез! - дип озатты.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев