Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Безнең ашыгыч ярдәм”

диләр Иж-Бубый җирлегендәге социаль хезмәткәр Әлфия ФӘТХУЛЛИНА турында әбиләр. Аның карамагында бүген биш өлкән яшьтәге ялгыз карчык. Шуларның өчесе - Иж-Бубыйда. Нинди һава торышы булуга кармастан, ул алар янына Иж-Бәйкидән көнаралаш йөри: йә җәяү, йә автобуста, йә "попутка"да... Әлфияне әбиләре ачык йөзле, төгәл, бик йомшак холыклы булганы өчен яраталар, көтеп...

диләр Иж-Бубый җирлегендәге социаль хезмәткәр Әлфия ФӘТХУЛЛИНА турында әбиләр. Аның карамагында бүген биш өлкән яшьтәге ялгыз карчык. Шуларның өчесе - Иж-Бубыйда. Нинди һава торышы булуга кармастан, ул алар янына Иж-Бәйкидән көнаралаш йөри: йә җәяү, йә автобуста, йә "попутка"да...
Әлфияне әбиләре ачык йөзле, төгәл, бик йомшак холыклы булганы өчен яраталар, көтеп алалар. "Килеп эшләргә өлгермим, чәй эчәргә кыстый башлыйлар", - ди ул, көлеп. Ә әбиләр "ул безгә үз кызыбыз кебек якын", диләр.
"Мин хастаханәдә дәваланганда өй ачкычын Әлфиягә калдырдым. Барысы да тәртиптә булачагын белгәнгә, күңелем тыныч булды. Ул миңа бакчада эшләргә дә булыша, авырып торганда төшке ашны да әзерли. Би-и-ик яхшы!" - ди Иж-Бубыйда гомер кичерүче 82 яшьлек Вәсимә апа Чукова.
Чыннан да, нинди генә хәл булмасын, Әлфия, иң беренчеләрдән булып, әбиләре янына ярдәмгә ашыга. Әнә, Иж-Бубыйда язгы ташу вакытында су ишегенә килеп җитеп, ишеген ача алмагач та Әлфиягә шалтыраткан Вәсимә апа. Биш көн өйдән чыга алмадым, ди. Әлфия озын резин итекләр киеп азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны аңа көймә белән алып килгән. Вәсимә апаның хәлен белеп, аңа барысын тапшыргач кына күңеле тынычланып кайтып китә торган булган.
Вәсимә апаны һич кенә дә тугызынчы дистәсен ваклаучы карчык, димәссең. Уйласаң, тормышы җиңелләрдән булмаган бит аның. Гомере буе колхозда эшләгән. Ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Күптән түгел кызын җир куенына салу хәсрәтен дә кичергән... Бу олы кайгы-хәсрәтне җиңәргә балалары, оныклары һәм, әлбәттә, Әлфия ярдәм итә аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев