Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнең урамда – бәйрәм

2011 ел район газетасы өчен аеруча истәлекле булып тарихка кереп кала. Август аенда аның беренче саны чыга башлауга 80 ел тулган иде. Шушы тарихи истәлекле датаны без узган атнада газетаның иң якын дуслары белән шаулатып-гөрләтеп бәйрәм иттек. Бу язма - шул истәлекле көннең онытылмас мизгелләре турында.

Әгерҗе районы газетасы 80 ел буена туган төбәгебездәге вакыйгаларның үзәгендә булды. Юкка гына аны районның көзгесе һәм елъязмасы димиләр. Тормыш агышында еллар белән бергә газета да үзгәрде. 1931 елның 25 августында "Ленин юлы" исеме белән ике битле, 500 данә тираж белән чыга башлаган газетаның бүген 6400 әбунәчесе бар икән, монда төрле елларда газетада эшләгән матбугат ветераннарының да, актив хәбәрчеләребезнең дә, бүгенге коллективның да хезмәте гаять зур. Уртак иҗат җимешебез булган газетаның 80 еллык юбилеен бергәләп бәйрәм итү өчен газета һәм типография ветераннарын, авыллардагы һәм шәһәрдәге иң актив хәбәрчеләребезне, район матбугаты белән тыгыз элемтәдә эшләүче, әйтәсе сүзләрен халыкка газета аша җиткерү өчен үзләре инициатива күрсәтеп йөрүче актив җитәкчеләрне кунакка чакырган идек. "Әгерҗе хәбәрләре"н юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев, "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин, газетабызның оештыручысы - "ТАТМЕДИА" җәмгыятеннән генераль директор киңәшчесе Владимир Шевчук, Кайбыч, Яшел Үзән, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Менделеев районнары газеталары баш мөхәррирләре килгәннәр иде.
Сер түгел, журналист гомере буе башкалар турында яза. Еш кына газета эше өйгә дә ияреп кайта, төн йокыларың качыра. Шәхси тормышыңны, ял, бәйрәм көннәрен оныттыра торган эш ул җурналист хезмәте. Газетадагы мәкаләң укучы күңеленә үтеп керерлек, аны уйландырырлык, гыйбрәт алырлык булсын өчен газета хәбәрчесенә, ай-һай, шактый маңгай тирен түгәргә туры килә. Дөрес, журналистны язган мәкаләләре аша беләләр белүен. Ә менә матбугат дуслары белән бергә җыелгач, "Әгерҗе хәбәрләре"нең һәр битенә җан җылысын биреп эшләүче газета хезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләре ишетү, хезмәтебезне олылауларын күрү, иң мөһиме - район газетасының һәр санын кунак көткән кебек көтеп алулары, яратып укулары турында ишетү ифрат күңелле икән. Бу юбилей киләчәктә дә халыкка рухи азык, яңалык, мәгълүмат бирүче, кирәкле газета нәшер итү өчен безгә тагын да илһам, дәрт өстәде.
Фәнис Нуриев газета заман белән бергә атласын өчен җан атып йөрүче редакция коллективына район башлыгы Фәрит Габбасовның котлау хатын, кыйммәтле бүләк, баш редактор Рәмзия Зарипова, аның урынбасарлары Дания Абзалиева, Екатерина Самсонова, корректор Чулпан Вильдановага Мактау грамоталары тапшырды. Реклама бүлеге мөдире Луиза Дәүләтшина, тәрҗемәче Рәсилә Нуруллина, оператор Гөлшат Халикова исә район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Казаннан килгән мәртәбәле кунагыбыз - Владимир Николаевич Шевчук "Әгерҗе хәбәрләре"ндә бик тыйнак, тынгысыз, газета укучылар белән тыгыз элемтәдә эшләүче бердәм коллектив туплануын мактап үтте. "Бүген фәкать сигез хезмәткәр тырышлыгы белән татар һәм рус телләрендә атнага ике тапкыр газета нәшер итүегез - зур батырлык. Алны-ялны белми эшләвегез өчен рәхмәт сезгә. Башка район редакцияләрендә шул ук хезмәтне 10-12 кеше башкара", - диде ул. Владимир Николаевич Рәмзия Зарипова, 32 ел гомерен редакциягә багышлаган баш бухгалтер Вәзирә Чураева, тынгысыз җанлы, бар эшкә дә өлгер, мәкаләләр язу өстенә соңгы вакытта газетаны версткалау эшен дә алып баручы Миләүшә Ягъфәровага "ТАТМЕДИА"ның Мактау грамоталарын тапшырды.
Безнең татар халкы кунакка беркайчан да буш кул белән килми. Кунакка чакырганда "Сезнең килүегез - үзе бүләк" дисәк тә, юбилей тантанасында җитәкчеләрнең газетаны хөрмәтләве, бүләкләр белән килүләре йөрәкләргә сары май булып ятты. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән Дилүс Гатауллин, инвалидлар җәмгыятеннән Рәвия Лутошкина, Пенсия Фонды идарәсеннән Зөлфия Бакасова, 27нче училищедан Равил Бадахшин, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Рамил Ясәвиев, район почта бүлегеннән Мөнирә Рахмаеваның тәбрикләүләрен, теләкләрен 80 яшьлек газетабызга олы хөрмәт итеп кабул иттек.
Без дә үз чиратыбызда олы юбилейда актив хәбәрчеләребезгә, матбугат, типография ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштык. Ә аларның барысы да моңа бик тә лаек. Әнә, типография ябылгач, үзләрен ятим итеп тоючы ак чәчле ветеран апа-абыйлар юбилейга чакыру алгач, сабый баладай сөенгәннәрен шатлана-шатлана сөйләделәр. Бер чорларда эшләгән типография ветераннарының бәйрәмгә килгәч, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Типография директоры булып озак еллар эшләгән әнисе Мәсгудә апа Сайманованың эшен дәвам иткән Зөлфия апа Җуравлева бәйрәмгә Ижаудан килгән иде. Ул хатирәләр яңартканда еш кына төн урталарына кадәр газетаны әзерләп, аны баскан Зилә, Гаилә, Кәүсәрия апалар, Әлфия, Вера, Әнисәләр шул чакларга әйләнеп кайткандай булганнардыр. Хәмдис ага Кучумов та үз кул астында эшләгән бу фидакарь затларга тирән ихтирамын белдерде.
Газетаның эчтәлеген баетуда мөһим роль уйнучы хәбәрчеләребез дә бәйрәмгә бик шатланып, күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Барыгызга да мең рәхмәт. Бу иҗади дуслыгыбыз озын гомерле булсын. Сез безгә бик тә кирәк!
Бәйрәмебез кунакларын дәртле, моңлы җырлары белән куандырган сәхнә осталары - Тәнзилә апа Хәбибуллина, Фәнис Арсланов, Илдар Нәбиуллин, Наил Таҗиев, Язгөлем Гыймазетдинова, Чаллыдан Руслан Кираметдиновка, нәни биючеләр Полина белән Ксюшага, тантананы алып барган Марс Гатауллин белән Альбина Кәримовага зур рәхмәт. Кунакларыбыз үзләре дә безгә матур җырларын бүләк иттеләр. Рәвия Фәррәхиевнаның җырларын зал тын да алмый тыңлады. Актаныш районы газетасы редакторы Нурулла Нурлыев та моңлы җырлавы белән таң калдырды. Бәйрәмебезгә газета укучы күңеленә аеруча хуш килгән кайбер язмаларыбызның геройларын да кунакка чакырган идек. Шуларның берсе - алтын туйларын билгеләп үткән Әмир ага белән Ләйсирә апа Галләмовлар иде. Алар безгә "Ике аккош" җырын бүләк иттеләр.
Менә шулай мул табын артында газетабызның иң якын дуслары белән район матбугатының түгәрәк туган көнен шаулатып-гөрләтеп бәйрәм иттек.
....Тормыш дәвам итә. Газетабыз да тугызынчы дистәсенә аяк басты.
Менә тагын бер юбилей үтте,
Якты сагыш кунды йөзебезгә.
Хушлашмыйбыз!
Мәгълүм һәммәгезгә:
Гәзитебез яшәр һаман сездә!
Барчагызга да бәхет юрап, исәнлек-саулык теләп,
"Әгерҗе хәбәрләре"нең баш мөхәррире
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев