Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген – Аеклар бәйрәме

11 сентябрьдә аеклар бәйрәм итә. Хәзер күпләрнең сәламәт яшәү рәвешен сайлап, хәмер-тәмәкедән баш тартулары, физкультураны үз итүләре модага кереп баруы бик сөенечле. Әмма кайберәүләр еллар буе аракыдан айный алмый иза чигәләр. Якыннарын да газапта яшәтәләр. Кайчак шул хәмер аларның башларына да җитә. Тормышларын хәмердән башка күз алдына да китерә алмаучыларга,...

11 сентябрьдә аеклар бәйрәм итә. Хәзер күпләрнең сәламәт яшәү рәвешен сайлап, хәмер-тәмәкедән баш тартулары, физкультураны үз итүләре модага кереп баруы бик сөенечле.
 
Әмма кайберәүләр еллар буе аракыдан айный алмый иза чигәләр. Якыннарын да газапта яшәтәләр. Кайчак шул хәмер аларның башларына да җитә. Тормышларын хәмердән башка күз алдына да китерә алмаучыларга, иртән тору белән иң беренче баш төзәтергә 50-100 грамм эзләүчеләргә нишләргә соң? Ничек аракыга бәйлелектән котылырга?
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында медицина полисы булган райондашларга бушлай наркология ярдәме күрсәтелү турында бәлки алар хәбәрдар да түгелдер. Аракыдан котылырга үзләрендә ихтыяр көче таба алмаган эчкечеләрнең кайберләре, төрле сәбәпләр табып, безнең кабинетта дәваланырга теләми. "Сездә исәптә торсаң, эшкә дә урнашып булмый", дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әйе, бу мәсьәләдә кайбер чикләүләр бар. Диспансер күзәтүе барышында югары куркыныч чыганаклары белән бәйле эшләргә кабул итмәскә мөмкиннәр.
Кайберәүләр бер тапкыр наркологка барып "кодироваться" итәм дә бүтән эчмим, дип бик нык ялгышалар. Хәмергә бәйлелелек - куркыныч авыру ул. Теләсә нинди авыруны дәвалау өчен вакыт кирәк булган кебек, алкоголизмнан котылу өчен дә айлар-еллар кирәк. Ул күп кенә этаптан тора һәм катлаулы процесс. Татарстанда спиртлы эчемлекләргә бәйлелектән котылу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Эчү аркасында түбәнгә тәгәрәүче якыныгызны вакытында безнең кабинетка алып килергә тырышыгыз.
Әгәр сез яки якыныгыз алкоголизмнан аноним дәваланырга тели икән, мондый мөмкинлек тә бар. Анысы инде түләүле.
Бу язмада күтәрелгән мәсьәләләр буенча сорауларыгыз булса, поликлиниканың 42нче кабинетына килегез йә 22694 телефонына шалтыратыгыз.
Виталий КАРАЯНИ,
табиб-нарколог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев