Бүген һава температурасы 30 градуска кадәр күтәрелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар бүген явым-төшем көтелмәвен җиткерә. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы 25-30 градус җылы булачак. 5 июльгә каршы төндә урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 13 градус...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар бүген явым-төшем көтелмәвен җиткерә. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә.
Көндезге һава температурасы 25-30 градус җылы булачак.
5 июльгә каршы төндә урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 13 градус җылы булыр дип фараз кылына.
Ә гомумән алганда, бу атнада җылы һава торышы сакланачак. Ял көннәренә һава температурасы тагын да күтәрелеп, 32 градуска кадәр кызу булыр дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев