Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗе музее төнгә кадәр эшли

"Әгерҗедәге Сәетов урамына күчкәннән соң, музейга йөрүчеләр саны тагын да артты. Безгә укучылар да, өлкән яшьтәгеләр дә бик яратып йөри. Менә бүген дә сәгать өчкә "Музейда көн һәм төн" чарасына көтеп калабыз", - ди Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее җитәкчесе Рәмзилә ШАКИРОВА. Музейда "Әгерҗе районы тарихы" экспозициясе һәм...

"Әгерҗедәге Сәетов урамына күчкәннән соң, музейга йөрүчеләр саны тагын да артты. Безгә укучылар да, өлкән яшьтәгеләр дә бик яратып йөри. Менә бүген дә сәгать өчкә "Музейда көн һәм төн" чарасына көтеп калабыз", - ди Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее җитәкчесе Рәмзилә ШАКИРОВА.

Музейда "Әгерҗе районы тарихы" экспозициясе һәм Хәрби дан бүлмәсе бар. Экспозицияләр берничә бүлекне берләштерә. Аларда Әгерҗе районының тарихын аңа нигез салынган көннән алып тасвирлаучы экспонат һәм материаллар, шәһәр предприятиеләре һәм танылган якташларыбыз тарихы, шәһәребез тарихында тимер юлның нинди урын алып торуы һәм башка бик күп мәгълүмат урын алган.

Хыялыбыз - ачык һавада XIX гасыр крестьян хуҗалыгын чагылдырган музей төзү. Моның өчен экспонатларыбыз да бар. Бина эчендә урын гына җитми, - ди Рәмзилә ханым.

Музейга тарихи экспонатлар алып килүчеләр дә бик күп икән.

- Күптән түгел генә Әгерҗедән Венера Мортазина бик күп тарихи әйберләр алып килде. Шушы көннәрдә генә тимерьюлчылар "Р.Аитов" дип имзаланган, 1958 елда ясалган картина китерделәр. Газета укучылар арасында, бәлки, әлеге рәссамны белүчеләр бардыр. Безнең белән элемтәгә чыксалар, бик рәхмәтле булыр идек. Гомумән, музеебыз фондына яңа экспонатлар көн саен өстәлеп тора. Ә безгә аларның һәркайсы кадерле. Тарихи әйберне музейга тапшыру - аның гомерен озынайту дигән сүз бит ул, - дип кушыла музейның фонд сакчысы Диләрә Красноперова.

- Мин үз эшемә көннән-көн ныграк гашыйк була барам. Әгерҗе кызы буларак, туган ягымның тарихы, аның кешеләре турында күбрәк белү бик тә кызыклы. Ә биредә көн саен нинди дә булса яңалыкка юлыгабыз, үткәннәр белән очрашабыз, - дип дәвам итә Диләрә.

Районыбыз, шәһәребез тарихына сәяхәт кыласыгыз килсә, сез дә музейга рәхим итегез. Балаларыгыз, оныкларыгызны да алып килегез, - дип чакыра райондашларны Рәмзилә ханым Шакирова.

Белешмә:

Әгерҗе районы тарихы музееның Иж-Бубыйда, Тәбәрледә, Салагышта филиаллары бар. Аларда 9384 берәмлек экспонат саклана.

Музейларда 10 хезмәткәр эшли.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев