Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗе районындагы Үзбәкстан гражданнары тавыш бирделәр

Үзбәкстан Республикасында 22 декабрьдә парламентка сайлаулар узачак.

Бүген Әгерҗе районындагы Үзбәкстан гражданнары район Мәдәният сараенда урнашкан сайлау участогына килеп тавыш бирделәр. Әлеге мөһим чараны Үзбәкстанның Генераль консуллыгы вәкилләре уздыра.

Әгерҗе районында алдан тавыш бирүдә 35 Үзбәкстан гражданины катнашырга тиеш. Көндезге сәгать 2дә сайлау участогы ачылуга әлеге ил гражданнары килә башлады.

  • Без гаиләбез белән Иж-Бәйки авылыннан ук килдек. Без читтә яшәсәк тә үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәргә тиеш дип уйлыйбыз, – диделәр ирле-хатынлы Атабек–Роза Мәшәриповлар.

20 ел Әгерҗедә яшәүче Үзбәкстан гаиләсе Мәхәббәт–Айбек Рәхмәтовлар да сайлауга зур теләк белән килүләрен әйттеләр.

  • Интернеттан Үзбәкстанда парламент сайлаулары турында укып белгән идек. Татарстанның да берничә районында алдан тавыш бирелүе турында ишеттек. Әгерҗедә дә мондый мөмкинлек тудырылуына бик сөендек. Күп еллар Әгерҗедә яшәсәк тә, Үзбәкстан – безнең туган җиребез ул. Анда балаларыбыз, туганнарыбыз гомер кичерәләр. Үзебез дә ел саен туган якларга кайтабыз, – диделәр Рәхмәтовлар.

Әгерҗе районында әлеге ил гражданнары Иж-Бәйки, Кырынды, Девятерня, Шаршады, Кодаш, Мордывый һәм тагын берничә авылда һәм Әгерҗедә гомер кичерәләр.

– Быел Үзбәкстан Республикасында 22 декабрьдә парламентка сайлаулар уза. Республика парламентына соңгы сайлаулар 2014 елда булган иде. Ул вакытта илчелектә исәптә торган гражданнар гына тавыш бирүдә катнаша алды. Быел илебез киләчәгенә битараф булмаган һәр Үзбәкстан гражданы тавыш бирергә килә ала.

22 декабрьдә, сайлау көнендә, вакытыннан алда тавыш бирә алмаучылар өчен Казан консуллыгы сайлау участогына чыгу өчен транспорт оештырылачак, – диде Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Фариддин Насриев.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев