Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗедә ике урында ярминкә гөрли

Бүген, үзара салым буенча референдум узган көндә, Әгерҗенең Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты каршында һәм үзәк урамда ярминкәләр гөрли.  

Заводская урамындагы ярминкәгә “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте хезмәтчәннәре тана һәм дуңгыз итләре, ашлык алып килгәннәр.

  • Ярминкәнең без яши торган аскы өлештә дә оештырылуы әйбәт булган. Тана итенең бәясе 280 сум гына, егерме кило алдым, – диде референдумнан кайтканда иң беренче булып ит белән сату итүчеләр янында тукталган Инсаф Галиев.
  • Касай хезмәтчәннәре алып килгән ит һәрвакыт бик тәмле була. Ярминкәгә чыксам, турыга алар янына барам. Бүген ит тә, берәр кило бавыр һәм үпкә дә алдым. Бавырның килосы – 200, үпкәнеке 150 сум гына, – диде Раилә Тавафиева.

Кодаштан килгән Рафилә Муллина әгерҗелеләргә пиннекләр тәкъдим итте. Каен пиннегенең пары – 80 сум ә артыш, ак чыршы, имәннеке 100 сум. “Минем кулым гел җиңел була” дип Гүзәл Юзеева иң беренче сатып алучы булды.

Ярминкәдә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте килосы 9 сумнан бодай, 8 сумнан арпа, 7 сумнан солы да саттылар.

Шәһәрнең өске өлешендә – К.Маркс урамындагы ярминкәдә дә иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык сизелә иде. Халык референдумга барганда да, кайтканда да авыл уңганнары алып килгән әйберләр янында тукталды. Биредә итнең ниндие кирәк, шундыен сайлап алырга була иде. Көчектән килгән Рәхилә Шакирова күп итеп казлар алып килгән.

– Казның килосы 400 сум. Казлары бик әйбәт. Мин өч түшкә алдым, – ди Венера ханым.

Салагыштан Гүзәлия Мөдәрисованың тавыклары да бик шәп күренә. Аның янында да сатып алучылардан чират тезелде. Раилә ханым Гыйльфанова да үз чиратын көткәндә ярминкәләргә бик теләп йөрүен, оештыручыларга һәм сатучыларга рәхмәтле булуын әйтте. Салагышлылар алып килгән артыш, камыр, шомырт һәм нарат, кара, мүк җиләкләре, җитен мае белән дә кызыксынучылар күп булды.

Тирсәдәге “Авылдаш” ширкәтенең сөт ризыкларын, Иж-Бубый уңганнары Трейдиннар үстергән кәбестәне дә күпләп сатып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев