Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗедә “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз бүлмәсе ачылды

Әлеге бүлмәне алар “Лукойл“ компаниясе оештырган проектта җиңгән 300 мең сумлык грант акчасына эшләгәннәр.

“Могҗизалы тоз кисәкләре“ дип аталган бүлмәне ачу тантанасында район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова катнаштылар.

  • Без сезнең моңа кадәр дә төрле проектларда катнашып җиңү яулавыгыз турында ишетеп белә идек. Монысы райондашлар өчен тагын да файдалы булган, – диде “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Валерий Владимирович коллективка Рәхмәт хаты һәм сертификат тапшырганда.

Тантанада проект авторы – социаль педагог Любовь Белослудцевага олы рәхмәтләрен җиткерделәр җитәкчеләр.

  • Мин бу проект белән өч ел рәттән катнаштым. Әгерҗедә мондый тоз бүлмәсе күптән кирәк иде. Аның сәламәтлеккә никадәр файда китерүе турында бик күп укырга, эзләнергә дә туры килде миңа. Ниһаять, җиңү елмайды, – диде ул.
  • Бүлмәне эшләгәндә бик күп пробелмалар белән дә очраштык. Әмма дус, бердәм коллективыбыз белән без аларны бик җиңел генә хәл иттек. Алтын куллы хезмәткәрләргә олы рәхмәт, – диде “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина.

Бу көнне бүлекнең машина йөртүчеләре Алексей Игваев, Илнур Шакиров, җитмеш төрле һөнәр белүче Юрий Шайбаков район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм тоз бүлмәсенә бушлай керү өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.

“Мир-Строй“ ширкәте директоры Али Ибраһимов та буш кул белән килмәгән иде. Ул бүлмәгә музыкаль үзәк бүләк итте.

Аннан җитәкчеләр тоз бүлмәсенә уздылар. Тоздан ясалган бүлмәдә беренче тапкыр процедура үтүче күпбалалы Светлана Абсадыева гаиләсе дә сертификатка лаек булды.

  • Балаларга да, үземә дә бик ошады, рәхмәт сезгә, – диде Светлана ханым.

Әлеге бүлмә белән янәшә гардероб, бәдрәф тә ясаганнар. Ял итү бүлмәсе дә бар. Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре якын киләчәктә массаж һәм ингаляция ясый торган кабинетлар булдыру турындагы хыялларын да әйттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев