Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗедә районыбыз фермерлары өчен зур бәйрәм тантанасы узды

Мондый бәйрәм районда әле тәүге тапкыр үтте

Календарьда Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне булса да, моңа кадәр фермерларны аерым җыеп хөрмәтләгәннәре юк иде Әгерҗе районында. Бүген аларны һәм районда уңышлы эшләүче инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләрен җыеп зур бәйрәм үткәрделәр.

Җир улларын район башлыгы Азат Вәлиев, аның урынбасары Илфат Ямалиев, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин котладылар. Бер төркем хезмәт алдынгыларына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.

Бүгеннән башлап Әгерҗе районында да фермерларның үз оешмалары булачак. Аны авыл хуҗалыгында күпьеллык эш тәҗрибәсе булган, бүгенге көндә сарыкчылык юнәлешендә эш алып баручы фермер Тәлгать Муллануров җитәкләячәк. Димәк, алга таба киңәшләшеп эшләү, тәҗрибә уртаклашу, яшьләрне үз сафларына тарту өчен менә дигән оешма булачак ул. 

Бәйрәм район мәдәният бүлеге, Мәдәният сарае артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Фотоларны сылтама аша кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев