Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗедән Әминә әби Корытовага - 100 яшь

Бүген Әгерҗедә Димитров урамында яшәүче Әминә әби КОРЫТОВАга 100 яшь тулды. Гасыр яшьтәшен Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның Илбашы Рөстәм Миңнеханов һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров котладылар. БИРДЕ ДӨНЬЯ КИРӘКНЕ Әминә әби - төп Әгерҗенеке. Биш балалы гаиләдә дүртенче булып туган ул. Ләкин язмыш аны бик яшьли туган яктан...

Бүген Әгерҗедә Димитров урамында яшәүче Әминә әби КОРЫТОВАга 100 яшь тулды. Гасыр яшьтәшен Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның Илбашы Рөстәм Миңнеханов һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров котладылар.
БИРДЕ ДӨНЬЯ КИРӘКНЕ
Әминә әби - төп Әгерҗенеке. Биш балалы гаиләдә дүртенче булып туган ул. Ләкин язмыш аны бик яшьли туган яктан чит җирләргә алып киткән. 20 яшендә кияүгә чыгып, улы Иреккә өч яшь тулганда сабыен алып солдат хезмәтендәге ире Ислам янына Ерак Көнчыгышка китә ул.
- Әнкәй күз яшьләре белән күпме үтенде, "чит җирләрдә бәхет эзләмә, әйдә, ирең солдаттан кайтканчы бергә яшик, кечкенә бала белән ул җәһәннәмдә ни калган сиңа, үкенерсең, соң булыр", дип озатып калуы - әле дә күз алдымда. Әнкәйнең сүзен тыңлаган булсам, ак сакаллы карт булыр идем дә бит... Терсәк якын, ләкин тешләп булмый шул, кызым, - дип әбекәй сагышланып та алды.
Әйе, чит җирләрдә татар хатынын язмыш сындырып сыный. Ире солдаттан кайткач кызлары Зоя дөньяга килә. Ләкин нәни кызчыкка "әти" дип әйтергә насыйп булмый. Зояга ике яшь тулганда Габдрахманны сугышка алалар. Шул китүдән бер хәбәре дә булмый гаилә башлыгының. Ике бала белән туган яктан меңләгән чакрым ераклыкта Амур өлкәсендә ялгызы кала Әминә апа.
- И-и, Әгерҗене, туганнарымны сагынып төннәрен мендәргә капланып, өзгәләнеп елауларым... Хәтта әниемне җирләргә дә кайта алмадым бит. Иң үкенечлесе менә шул булды, - дип күз яшьләрен сөртеп алды әбекәй.
Мәктәптә җыештыручы булып эшләгән Әминә апага 27 сум хезмәт хакына ике баланы аякка бастыру, баракта гомер кичерү, ай-һай, авыр була.
- Үзем юньле кием, туйганчы ашау күрмәдем инде. Балаларым кеше алдында ким-хур булмасыннар, әтисез дип кимсенеп үсмәсеннәр өчен ничә еллар эштән соң бай кешеләргә ялланып эшләдем. Бакча да казыдым, өйләрен дә җыештырдым, бер эштән дә куркып тормадым. Менә шулай очын-очка ялгап улым белән кызымны аякка бастырдым, - дип сөйли Әминә әби.
ТУГАН ТУФРАК ТАРТЫП КАЙТАРДЫ
Әмма туган якка кайту теләге бик көчле була аның. Балалары үз ояларын коргач, 68 яшендә ул туган Әгерҗесенә кайтып төпләнә.
- Соңгы сулышым туган җиремдә, каберем әти-әниләрем, туганнарым янында булсын дип кайтуыма сөенеп туялмыйм, - ди юбиляр.
100 яшьлек Әминә әби бүген ике тәрәзәле, утын белән җылытыла торган тузган өендә ялгызы гына яши. Дөрес, кызы берничә ел элек әнисен карарга дип Питердан Әгерҗегә күченеп кайткан. Көн саен килеп, әнисен ашата-эчертә, тәрбияли, бакчасын карый. Әминә әби өй эчендә үз йомышына үзе йөри әле, күз тимәсен, хәтере әйбәт, тик күзләре генә сыната. Әнә, хәлен белергә килгән туганнары Рафилә һәм Алик белән хатирәләр яңартып, мәрхүм якыннарын искә алып утыра.
- Улым Ирек 75 яшендә үлеп китте. Менә шул бала хәсрәтеннән елап күзләрем бетте. Ул да Әгерҗегә күчеп кайткан иде бит. Бик тәрбияләде, әнкәй дип өзелеп кенә торды. Ходай миңа озын гомер биргәнче бәбекәемне яшәткән булса... Әҗәлетдин әллә минем барлыкны оныткан инде? Нәселебездә юк иде йөзгә җитүче, - ди юбилярыбыз.
Гадәттә, журналист халкы озын гомерлеләргә "озак яшәүнең сере нидә?" дип сорый. Бу сорауны мин дә бирдем Әминә әбигә.
- И-и, балам, чәчем белән җир себереп яшәгәндә безнең чор кешесенә кая инде ул йөз яшькә җитү турында уйлау?! Бер сере дә юк, Ходай шулай яраткандыр, күрәсең, - диде ул.
Әлеге язманы укучыларда бу җирдә йөз ел яшәп, ирен сугышта югалткан әби гомер көзен нишләп кечкенә генә тузган йортта уздыра икән дигән сорау туарга мөмкин. Дөрестән дә, соңгы елларда ирләре сугыш ветераннары булган тол әбиләр яхшы фатирлы булу бәхетенә иреште бит. Әминә апа белән Ислам абый рәсми рәвештә язылышмаган булганнар, иренең сугышта һәлак булуы турында да бернинди документ юк. Тормыш мәшәкатенә чумган гап-гади татар хатыны аларны эзләү турында уйлап та карамаган. Әгерҗегә күчеп кайткач та фатир даулап йөрү уе башына килмәгән. Әнә шулай, тыныч кына кызы тәрбиясендә бер гасырлык юбилеена килеп җиткән ул. Район җитәкчеләре йөз яше белән котларга килгәнгә сабый баладай сөенде, аларга да хәерле озын гомер теләде гасыр яшьтәше Әминә әби.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
БЕЛЕШМӘ:
Районыбызда яшәүче йөзне узган озын гомерлеләр: Әгерҗедән Хәдичә әби Хәлиуллинага - 104, Үтәгәннән Нәсыйха әби Насыйровага 102 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев