Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗенең мәгариф хезмәткәрләре Казанда ярминкәдә катнашалар

Ул "Казан" агросәнәгать паркында уза

Әлеге ярминкә - күп еллар уздырылып килүче матур традиция. Район мәгариф идарәсе наачльнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендә безнең район мәгариф учреждениеләре дә елның-елында анда зур теләк белән катнашалар.

Быел ярминкәдә Азево, Исәнбай, Кадрәк мәктәпләре һәм Кырынды, Шаршады балалар бакчасы-башлангыч мәктәпләре катнаштылар. Алар мәктәп яны бакчаларында үстергән яшелчә, җиләк-җимешне һәм алардан ясалган сый-нигъмәтне тәкъдим иттеләр. Җыр-биюләр белән ярмикәдә катнашучыларның кәефләрен күтәрделәр.

Күргәзмәне ТР мәгариф һәм фәнн министры Илдус Һалиуллин да карады. Ул милли киемнәр белән каршы алган, экологик яктан чиста продукция тәкъдим иткән әгерҗелеләрнең ярминкә мәйданчыгына югары бәя бирде.

Район башлыгы Азат Вәлиев, аның урынбасары Илфат Ямалиев та бай күргәзмә оештырганнары өчен районыбызның мәгариф хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев