Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Кадыбашның хөрмәтле хезмәт ветераны олуг юбилеен каршы алды

Алар – Кадыбашның иң хөрмәтле парларының берсе. “52 ел бергә гомер итү дәверендә өйдә табак-савыт шалтыраса да, урамга чыгып сөйләмәдек, бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек. Ил-көнгә лаеклы балалар үстердек. Хәзер онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп яшибез, – диләр Кадыбаштан Мәрзия–Локман ЗАКИРОВлар.

 

80 яшьлек олуг юбилеена да килеп җиткән гаилә башлыгы. Аны районның урта һәм өлкән буыны Кадыбашның иң оста киномеханигы буларак беләләр. Әлеге вазифаны ул иң авыр вакытларда 42 ел башкара, бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре“ исеменә лаек була.

 

ӘТИСЕЗ БАЛАЧАК

Әти-әни кочагында иркәләнеп үсүләр эләкми кечкенә Локманга. Аңа – өч, абыйсына  алты яшь, сеңлесенә 1,5 ай булганда әтисе Миңнемөхәммәт илне фашист илбасарларыннан азат итү өчен фронтка китә.

  • Әти укый-яза белмәгән. Хатларны Азнакай районыннан бер иптәше яза торган булган. Әле әтиебезнең ут эченнән килгән бер хатын хәзер дә кадерле истәлек итеп саклыйбыз. Бәлки ул аның соңгы сәламе булгандыр... – дип әтисез үткән балачагын, аның газаплы, михнәтле чакларын искә ала Локман абый.

1943 елда Миңнемөхәммәт абыйның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән көн бу гаиләдә иң кайгылы көннәрнең берсе була.

  • Башкаларның әтиләре орден-медальләр тагып кайтканда, бала күңеле ниләр уйлады икән?! – ди Локман абый.

Ул елларның бөтен михнәтен үз җилкәсендә күтәрә кечкенә малай. Урманнан утын да ташый, басудан башак та җыя, колхоз эшләрендә дә ярдәмгә килергә тырыша.

 

ХЕЗМӘТ ЕЛЛАРЫ

...Акрын гына еллар уза. Армия сафларыннан кайткач, Локманны Казанга киномеханиклар әзерли торган курсларга җибәрәләр. Бер ел белем туплап, туган авылы Кадыбашка кайта ул һәм башаягы белән эшкә чума. Хәтерлисездер, 70-90нчы елларда мәдәният учаклары кино карарга килгән халык белән шыгрым тулы була иде. Хатын-кызлар һинд киноларын аеруча яратып карыйлар.

  • Урын җитмәгәннәр идәнгә тезелеп утыралар иде, – дип искә ала Локман абый.

Кадыбашта гына түгел, киноларны тирә-як авылларда да күп күрсәтә ул. Кыш көннәрендә аппаратурасын ат чанасына төяп, Яңа Эсләк, Касай, Алга, Үтәгән, Иске Эсләк, Нарат авылларына чыгып китә.

  • Күп вакыт үзем белән җәмәгатем Мәрзияне дә ала идем. Аппаратура урнаштыру күп вакыт сорый торган четерекле эш иде, – ди ул.

Әнә шулай, көн арты көн, ел арты ел узып ярты гасырга якын гомер халыкка хезмәттә узып та киткән.

 

БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ

Өлкән яшьтә булсалар да Локман абый белән Мәрзия апа әле дә тик торуны белмиләр. Хуҗалыклары төзек, матур, бай аларның. Гомере буе аш-суга оста булган Мәрзия апа әле дә көнаралаш диярлек мич ашлары пешерә. Локман абый хуҗалыкта вак-төяк эшләрне башкара. Казанда яшәүче кызлары Раушания еш кайталмаса да, көн саен телефоннан шалтыратып тора.

  • Кайтам дип хәбәр салсам, нәкъ җырдагыча, әни бәлеш пешерә, әти мунча ягып җибәрә. Без кайтып кергәч, авылдагы энем Хәлил гаиләсе белән килгәч, мул табын артында барыбыз бергә гөрләшеп чәй эчүләрне иң олы бәхет дип саныйм, – ди Раушания апа. 

Әнә шулай, бәхетләре түгәрәк булып, әти-әнигә балалар уңышларына сөенеп, ә Раушания апа белән Хәлил абыйга кадерле кешеләренең гомер көзләрен парлы уздыруларына шатланып күп еллар яшәргә язсын әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев