Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел тулды.

 

Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр. 26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә Шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.

Бүген дә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында Тукай шигырьләре яңгырый, аның җырлары башкарыла. 4нче мәктәптә район күләмендә Шигырь укучылар бәйгесе уздырыла.

Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев