Бүген – җомга: 13е
Бүген – җомга: унөче. Бу турыда имеш-мимешләр буа буарлык. Баксаң, гомер бакый бәхетсез булып саналган 13 саны, киресенчә, бәхетне өеп бирә икән.
Җомга 13енә аерым игътибар барлыкка килүен Тамплиер ордены рыцарьларының кулга алынуы белән бәйлиләр. Чыннан да, король Филипп IV күркәм әмере белән 1307нче елның 13нче октябрендә, җомга көнне рыцарьлар кулга алына. Әлеге фикер Рим Папасы башына килгән: имеш, аның төшенә Гайсә кергән дә барлык тамплиерларны кырып бетерергә кушкан…
Тарих-тарих белән, ә бүгенге көндә җомга 13е нинди мәгънәгә ия? Ул көн килеп җитсә, бәла-каза булмасын дип тәүлек буе кул кушырып тик кенә утырыргамы инде?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев