Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген – җомга һәм ул унөченә туры килде

13-енә туры килүче җомга иң куркыныч көннәрдән санала. Чөнки ул үзендә күп кенә чишелмәс проблемаларны туплый икән. 13-е, җомга — кара көчләр һәм пычраклыклар чәчәк аткан көн.

Бу көн сезнең өчен коточкыч вакыйгалар белән үрелмәсенгә, астрология һәм эзотерика тәкъдим иткән ярдәмнәрдән файдаланыгыз.
 

Ни белән куркыныч соң бу көн?


Галимнәр моны берничә төрле аңлата. Беренчесе, рухи яктан авыр. Изге язмаларда бу турыда искә алынмаса да, һәр дин дә 13-енә туры килүче җомгага куркып карый. Баксаң, бу курку мәҗүсилек чорыннан ук килә икән. Кешеләр элек-электән бу көнне явызлык көчләре чәчәк ата дип ышанган. Сихерчеләр бу көнне үзләренең һөнәри бәйрәме дип саный, чөнки төрле бозымнар катырак йога икән.

13-е, җомга — энергетикасы көчсезләнгән кешеләр өчен куркыныч. Хәлсезлек, арганлык — бу көнгә хас күренеш.

 

БУ КӨННЕ НИШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ?


Багарга. Аеруча да көзге ярдәмендә. Гомумән, 13-е көнне көзгеләрне кулланмаска тырышыгыз. Озак карамагыз, ябып куйсагыз да була. Ялгыш ике көзгене бер-берсенә каратып куйсагыз, шайтанны күрү ихтималы бар. Аннан кеше бик каты курка, шок хәленнән арыну авыр булачак. Калган багу төрләре бик куркыныч булмаса да, дөрес нәтиҗә бирмәсләр.

Курыккан вакытта сул як җилкә аша карарга ярамый. Бу сынамыш та шайтан күрүгә кайтып кала. Уң якта фәрештәләр утырса, сул якта, киресенчә, пәриләр башлык итә. Бу көнне алар сезне куркытырга җай эзли, коткысына бирелеп сул җилкә аша карамагыз.

Азартлы уеннар уйнамагыз. Бу көнне бар булган мал-мөлкәтегезне югалту куркынычы бар.

Талашырга, каргарга, рәнҗергә ярамый. Үзегезгә үк кайтачак. Гомумән, яман уйларыгызны куыгыз.

Гадәткә кергән юлыгызны алмаштырыгыз. Эшкә, укырга барганда ияләшкән сукмактан кайтмагыз, башка юлны сайлагыз. Бу ысул белән әби-бабаларыбыз да файдаланган. Ул сезне эзләп килүче кара көчләрне адаштыру өчен уңайлы.

Көнләшмәгез, үчләшмәгез. Бу көнне кемгәдер чокыр казыйсыз икән, шунда ук 2-не казып куйсагыз да була. Үзегезне да аяп узмаячак.

Мөһим эшләрне башламый торыгыз. Алар уңыш белән тәмамланмас. Ике куян койрыгы артыннан да кумагыз.

13-енә туры килүче җомга иң куркыныч көннәрдән саналса да, өметегезне югалтырга кирәкми. Үзегез булып калыгыз, гадәти саклык кагыйдәләренә таяныгыз. Елмаегыз!

“Ялкын“ журанлы сайтыннан алынды

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев