Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итә

    Бүген, 21 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы онлайн-трансляцияләнәчәк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле мәсьәләсе буенча еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Трансляциягә Интернет-сылтама Татарстан...

    Бүген, 21 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы онлайн-трансляцияләнәчәк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле мәсьәләсе буенча еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

    Трансляциягә Интернет-сылтама Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталының төп сәхифәсендә урнаштырылачак (www.prav.tatarstan.ru).

    Чара иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: