Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген – Ватан геройлары көне

Бүген, 9 декабрьдә, Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә.

2007 елдан  РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә Россиядә  ел саен  Россия  Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр.
Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак 18нче гасырга ук барып тоташа.
1769 елда Екатерина II яңа сугышчан бүләк - Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә. 2007 елдан Президент Указы белән 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев