Бүген якташларыбыз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Бүген сак-конвой хезмәткәрләре көне
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы сак-конвой хезмәте бүлегенә шиклеләрне вакытлыча тоту изоляторы (ИВС) һәм административ сак астына алынганнар өчен спецприемник карый.
Сак-конвой хезмәте бүлегендә 14 кеше эшли. Шуларның 4се – ИВСта, 4се – ИВСның сак һәм конвойлаштыру төркемендә, 7се – спецприемникта.
ИВС: Рубин Хәмидуллин – начальник, Илнур Халиков – начальник урынбасары, Алнур Гайнуллин һәм Рөстәм Исмәгыйлев–полиция хезмәткәрләре;
ИВСның сак һәм конвойлаштыру төркеме: Рәшит Ахунов – өлкән полиция хезмәткәре, Илфат Әхмәтҗанов – полиция хезмәткәре, Алмаз Әхмәтов – полиция хезмәткәре-кинолог, Марат Вәлиуллин – полиция хезмәткәре-машина йөртүче;
спецприемник: Рәдүл Закиров – начальник, Булат Бәшәров, Илнар Хуҗин – полиция хезмәткәрләре, Риназ Гадршин – полиция хезмәткәре-машина йөртүче, Эльза Кираева – канцелярия мөдире.
ИВСта 6 камера бар. Аларда, иң күп дигәндә, 20 тоткын була ала.
Сак-конвой хезмәтендә 2 эт исәпләнә. Болар – Айс Джой Челенджер һәм Гюрза Аурум кушаматлы овчаркалар.
Республикада 40тан артык ИВС бар. Әгерҗедә яңа изолятор 2015 елда ачылды.
Фотода: сак-конвой хезмәте бүлеге коллективы Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Айнур Зиннуров белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев