Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген “Яшьлек“ паркында - Тукай бәйрәме

Бүген, 26 апрельдә, мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм Шигырь көне. Шул уңайдан көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге "Яшьлек" ял паркына килергә онытмагыз. Сезне керү юлында ук Тукай геройлары Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә каршы алыр. Алар белән фотога да төшәрсез. Бәйрәмдә Тукай шигырьләре, җырлары яңгырар. Тукайның...

Бүген, 26 апрельдә, мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм Шигырь көне. Шул уңайдан көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге "Яшьлек" ял паркына килергә онытмагыз.
Сезне керү юлында ук Тукай геройлары Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә каршы алыр. Алар белән фотога да төшәрсез. Бәйрәмдә Тукай шигырьләре, җырлары яңгырар. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү күренешләре, "Көмеш телле гармун" халык ансамбле, "Мирас" ветераннар ансамбле , сәхнә осталары чыгышлары һәркем күңеленә хуш килер. Бу бәйрәмдә сез Тукайны сөйгәне Зәйтүнә туташ белән дә күрә алачаксыз. Килми калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев