Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәхетле картлык

    Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәя ага Садретдиновка 90 яшь тулды. Мөхтәрәм ветеранны олы юбилее белән котларга, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев килде. Тумышы белән Минзәлә якларыннан булган Хәя аганың сугыштан соңгы гомере Әгерҗе белән бәйле. Ул Иж-Бубыйда колхоз рәисе, Тирсәдә сельпо...

    Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәя ага Садретдиновка 90 яшь тулды.
    Мөхтәрәм ветеранны олы юбилее белән котларга, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев килде.
    Тумышы белән Минзәлә якларыннан булган Хәя аганың сугыштан соңгы гомере Әгерҗе белән бәйле. Ул Иж-Бубыйда колхоз рәисе, Тирсәдә сельпо идарәсе җитәкчесе, соңыннан озак еллар Әгерҗе икмәк кабул итү пункты начальнигы булып эшләп, зур абруй казана.
    Хөрмәтле ветеран килене Рая һәм башка якыннарының тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Хәя ага элекке хезмәттәше Рәсил Гайнуллинның юбилее көнендә аны бүләкләргә күмүенә дә сөенүен белдерде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: