Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әби-бабаларыбыз йоласы – сәхнәдә

Ул кичне өч йөзгә якын сәхнә остасы шәһәр тамашачысын, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, татар, урыс, мари, удмурт фольклоры һәм борынгы йолалары дөньясына алып кереп киттеләр. Мәдәният елы уңаеннан районыбызда ике ай дәвамында биш зонада "Мәдәни салават күпере" бәйгесе барды. Анда биш йөздән артык авыл һәм шәһәр үзешчәннәре ике йөзгә якын чыгыш...

Ул кичне өч йөзгә якын сәхнә остасы шәһәр тамашачысын, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, татар, урыс, мари, удмурт фольклоры һәм борынгы йолалары дөньясына алып кереп киттеләр.

Мәдәният елы уңаеннан районыбызда ике ай дәвамында биш зонада "Мәдәни салават күпере" бәйгесе барды. Анда биш йөздән артык авыл һәм шәһәр үзешчәннәре ике йөзгә якын чыгыш күрсәттеләр.
- Быелгы конкурста без фольклорколлективлары аша районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының йолаларын, гореф-гадәтләрен сәхнәдән күрсәтү, яшь буынга аларны өйрәтеп калдыруны максат итеп куйган идек. Зона бәйгеләрендә фольклор ансамбльләре халкыбызның никадәр талантлы, моңлы, үз милләтенең байлыгын кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшырып килүләрен гаҗәеп матур итеп күрсәтә алдылар. Шунысы сөенечле, бу коллективларда авылларның өлкән һәм урта яшьтәге сәхнә осталары белән бергә яшь буыны да бик актив катнашты, - ди район Мәдәният йорты директоры Эльвира Нәбиева.
Бу кичне исә район сәхнәсенә бәйгенең зона турларында җиңгән иң-иңнәре җыелган иде. Алар безне элек авылларда уза торган яшел аланга кичке уеннарга, аулак өйләргә, солдат озату кичәләренә, Уңыш бәйрәмнәренә, рус ярминкәсенә алып кереп киттеләр.
Иң элек Яңа авылның "Шатлык" ансамбле малайлары, нәкъ менә элекке авыл егетләре кебек фуражкаларын кыңгыр салып,
"Без бит авыл малайлары,
Беркайчан сер бирмибез", дип җырлап чыктылар да, кичке уенга чакырдылар. Авылларда яшьләр калмый дип зар елаганда бу ансамльдә егермеләп мәктәп һәм бакча яшендәге малайның сәхнәгә чыгуы бераз аптырашта да калдырды. Соңыннанансабль җитәкчесе Рәзинә Османовадан
- Барысы да Яңавыл малайларымы соң болар, әллә күрше авыллардан да җыйдыгызмы? - дип сорамый кала алмадым.
- Әлбәттә, үзебезнекеләр. Безнең "Шатлык"ка кызлар гына түгел, малайларыбыз да бик теләп йөриләр бит, - дип сөендерде. Залдагы өлкән буын тамашачысы да бу малайлар, соңрак аларга кушылган кызлар белән бергә яшел аланда җырлап-биеп күңел ачкан яшьлегенә кайткандай булгандыр.
Ә аннан соң мәктәптән тыш эшләр үзәгенең үзешчән артистлары рус ярминкәсенә алып кереп киттеләр. Нәкъ менә элекке заманнарда гөрләп барган урыс ярминкәсендә катнашкандай булдык. Сәхнә тутырып шау-гөр килделәр: такмаклар җырладылар, җилдереп биеделәр, сатулаша-сатулаша бал, гөмбә, кәбестә, балык, квас, ватрушка, криндельләр саттылар. Сәхнә осталары тамашачыны шулкадәр әсир иттеләр, бер апа түзмичә, аларга кушылып утырган җиреннән тыпырдап биеп алды да
- Их, залга төшеп, безне дә биетмәделәр шунда, - дип куйды.
Мариларның танылган "Эр ужара" ансамбле Уңыш бәйрәмен, "Кодряк сем" мари киемнәре бәйрәмен сәхнәләштергәндә дә дәртле тамашачының аларга кушылып тыпыр-тыпыр килеп биисе килгәндер.
Сәхнәгә Красный борның сәнгать осталары дәртле рус халык җырлары белән килеп чыккач, аларга кушылып җырлап утыручы тамашачылар да күп булды. Алар урыс халкының кич утыруларын күрсәтеп, залдагы марҗа түтиләрне шул чорларга алып кайттылар.
Ә Сарсак-Омганың "Зарни Сизьил" һәм "Омгакураос" коллективлары удмурт халкының солдатка озату йолалары белән таныштырдылар. Удмурт егетләре армиягә киткәндә түшәмгә бакыр акча белән лента кагалар һәм чүкечне баш очыннан ыргыталар икән. Чүкеч вертикаль төшсә, егет солдаттан исән-сау кайта дигән ырым яши аларда . Әлеге лента белән тимер акча егет армиядән кайтканчы аны хәтерләтеп тора. Бу кичне "Ялыке" ансамбле удмурт хатыннарының тукыма туку йоласын да күрсәтте.
Өлкән буын татар тамашачысы өчен бу бию аеруча якын һәм кадерле булгандыр. Тирсәнең сәхнәгә гашыйк ветеран апаларын берләштергән "Өмет" фольклор коллективы "кызлары" чабата, бәби итәкле күлмәкләр киеп, дәртле "Чабата" биюе белән залдагы татар әби-апаларны чабаталы яшьлек елларына алып кайттылар. Һич тә пенсия яшендә димәссең аларны, җитез, оста хәрәкәтләренә, хәтта баскан җирләрендә дә биеп торуларына күз генә тия күрмәсен. Бу ансамбльдәге Резидә, Гөлсияр, Гүзәлия, Әлфирә, Зөһрә апалар яшь чактан ук авылда сәхнә тоткан биючеләр шул. Аларның чыгышын карагач, "сәхнә тузанын иснәгән сәхнәдән гомер буе китәлми" дигән гыйбарә искә төште.
Авылларның ветеран сәхнә осталары гына түгел, район Мәдәният сараеның "Драже", ...."Голден" коллективлары да дәртле украин, керәшен биюләрен башкарулары белән дә таң калдырдылар. Бер тамашачы түзмәде
-И-и,түгәрәк уен итеп оештырган булсалар, бу осталар белән бергә рәхәтләнеп биегән булыр идек, - дип куйды. Дөрестәндә, әнә Аделя Гобәйдуллина "Калинка", Настя Савинова "Самовар", Азалия Гыйльметдинова "Әй, матур гөл генә"не башкарганда утырган җирдә аяклар үзеннән-үзе тыпырдый башлады. Әнә шулай дәртле җыр-биюләр әсирлегендә утырганда Үтәгәннән нәфис сүз остасы Илнур Мифтахов "Өч көн" шигырен сәнгатьле итеп сөйләп, тамашачыны уйлар дөньясына алып кереп китте.
"Көмеш телле гармун" халык ансамбле, танылган җырчыбыз Фәнис Арслановның чыгышлары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова әйтмешли, тамашачыга десертка бигрәк тә татлы булды.
Бер арттырусыз әйтәм, өч сәгать дәвам иткән концертта һәр чыгышны тамашачы шундый көчле алкышларга күмде, ә соңыннан зал аягүрә басып алкышлады. Башыннан ахырына кадәр районыбызда дус яшәүче милләтләрнең йолаларын, фольклорын чагылдырган мондый матур, бай эчтәлекле концĕртны күптән күргән юк иде. Булдырдыгыз, районыбыз сәхнә осталары! Дөрестән дә,мәдәни салават күпере булды бу!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев