Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Биектау авыл халкы сусыз тилмерә

Бу атнада күчмә планерка Биектау авылында үтте. Әлеге авылда үзәккә иң үткән проблемаларның берсе - су юклыгы. "Чиста су" республика программасы буенча быел биредә су системаның бер өлеше яңартылып, яңа су скважинасы куелса да, авыл халкының әле дә су күргәне юк. - Шушы көннәрдә бу проәлема хәл ителәчәк, өч-дүрт эчендә...

Бу атнада күчмә планерка Биектау авылында үтте.
Әлеге авылда үзәккә иң үткән проблемаларның берсе - су юклыгы. "Чиста су" республика программасы буенча быел биредә су системаның бер өлеше яңартылып, яңа су скважинасы куелса да, авыл халкының әле дә су күргәне юк.
- Шушы көннәрдә бу проәлема хәл ителәчәк, өч-дүрт эчендә су булачак, - дип ышандырды район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
Халыкның үзәгенә үткән тагын бер проблема - авыл эчендәге юлларның начар булуы.
- Ә менә бу проблеманы үзара салым акчалары ярдәме белән чишәргә мөмкин булачак. Әлеге юлларны тәртипкә китерү өчен күпме акча кирәк булачагын исәпләп чыгарыгыз да, киләсе ел акчаларын бары тик шушы юнәлештә тотыгыз, - диде район башлыгы Валерий Макаров.
Җитәкчеләр балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнашкан бинада да булдылар. 1960 елда хәзерге урынына күчереп салынган бакча-мәктәп бинасы бик искергән, шуңа әти-әниләр әлеге бинаның капиталь ремонт программасына кертелүен сорыйлар.
- Бу мәсьәлә буенча эшләячәкбез, бу уңайдан алга таба тагын очрашуга киләчәкбез, - диде Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев