Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Биектау башлангыч мәктәбе укучылары кошларны каршы алырга әзер

Биектау башлангыч мәктәбе укучылары Халыкара кошлар көненә бик тырышып әзерләнделәр: рәсемнәр, әти-бабалары белән бергәләп сыерчык оялары ясадылар, кошларның тормышын өйрәнделәр. Бәйрәмгә Әһли Фәйзуллин җитәкчелегендәге "Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре, Әгерҗе урман хуҗалыгы мастеры Дилүс Сабитов килгән иде. Аларны мәктәп- бакчада тәрбияләнүче 28 бала 30 сыерчык оясы ясап каршы алды. Укучылар кошлар...

Биектау башлангыч мәктәбе укучылары Халыкара кошлар көненә бик тырышып әзерләнделәр: рәсемнәр, әти-бабалары белән бергәләп сыерчык оялары ясадылар, кошларның тормышын өйрәнделәр.

Бәйрәмгә Әһли Фәйзуллин җитәкчелегендәге "Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре, Әгерҗе урман хуҗалыгы мастеры Дилүс Сабитов килгән иде. Аларны мәктәп- бакчада тәрбияләнүче 28 бала 30 сыерчык оясы ясап каршы алды. Укучылар кошлар турындагы белемнәрен викторинада сынадылар. "Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре сыерчык оясы ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Бу эштә укучылар да, нәниләр дә бик теләп катнашты, кызлар да чүкеч тотарга куркып тормады. Җиңүчеләргә урман хуҗалыгы һәм заказник исеменнән мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр, мөгаллимнәр өчен уку әсбаплары тапшырылды.

Соңыннан ояларның бер өлешен мәктәп территориясенә элдек, икенче өлешен урман хуҗалыгына җибәрдек. Кошкайларга бездән бүләк булсын!

Аидә ЗАКИРОВА,

Биектау башлангыч мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев