Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Биектау“ бүлекчәсе тракторчысы Иван Семенов: “Җайлап-майлап торсаң гына“

"Күп механизаторлар совет чорындагы ДТ-75 тракторында эшләү түгел, аңа якын килергә дә теләмиләр. Ә менә Иван абый СЕМЕНОВ шушы корыч атын дистә еллар иярли инде", - ди "Биектау" бүлекчәсе тракторчысы турында идарәче Фирдәвес Сәләхиев. - Мин туганнан бирле колхозда: 4 сыйныфны тәмамлагач, атлар көттем, аннан өлкәннәр белән бергә печән җыюда...

"Күп механизаторлар совет чорындагы ДТ-75 тракторында эшләү түгел, аңа якын килергә дә теләмиләр. Ә менә Иван абый СЕМЕНОВ шушы корыч атын дистә еллар иярли инде", - ди "Биектау" бүлекчәсе тракторчысы турында идарәче Фирдәвес Сәләхиев.

- Мин туганнан бирле колхозда: 4 сыйныфны тәмамлагач, атлар көттем, аннан өлкәннәр белән бергә печән җыюда эшләдем. Атны да бик кечкенәдән җигәргә өйрәндем, - дип сөйли Иван абый.

Тумышы белән Иж-Бәйкидән ул. Иж-Бубыйда 8 сыйныфны тәмамлагач, яшүсмерне Арчага тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Берникадәр вакыттан соң шоферлык правасы да ала. Армиядән кайтуга тракторга утыра. Аның бу өлкәдә туплаган эш тәҗрибәсе башкалар белән бүлешерлек - 42 ел инде. Ә ул үз гомерендә эшкәрткән, чәчкән җирләрне бергә кушсаң, үзе бер дәүләт булыр.

- Иртә яздан караңгы көзгә кадәр басуда мин. Менә шушы корыч атым белән җир эшкәртүемә дә 16 ел булган икән. Трактор өчен ике срок инде ул. Җайлап-майлап торгач, йөри әле. Тик "йөрәге" сырхаулап китте. Запчастьләрен хәстәрләдек тә хәзер тиз арада ремонтлап бетерергә кирәк. Кышка кадәр күпме җирне туңга сөрәсем бар әле, - ди ул шөрепләрне бора-бора.

- Юлда берәр болт, гайка күрсәм дә кесәгә алып тыгам. Менә шулай кайчак кирәге чыгып куя аның, - дип дәвам итә.

- Эшли-эшли техниканың "эчке органнары"н да үзләштереп бетердем. Вак-төяк ремонт булганда кемнедер көтеп тормыйбыз, тиз арада үзебез төзәтергә тырышабыз, - ди Иван абый.

Менә шулай иске тракторына сафтан чыгарга юл куймыйча, көндәлек 5 гектар урынына бүген дә 7-8әр гектар мәйданны туңга сөрә ул.

- Быелгы көзге чәчүдәге кебек тузанны бер елны да күргәнем булмады. Җәй бик коры булды бит, басудагы тузанга чыдарлык түгел иде. Шундый шартларда да бер генә көн дә норманы үтәми калганы булмады Иван абыйның. Чәчүлек өчен кирәкле мәйданны эшкәртеп, тырмалап барырга өлгерде. Аннан соң ул бит норма өчен генә эшләми, җиренә җиткереп башкара, - ди Фирдәвес Сәләхиев.

- Аның өчен ял да, отпуск та юк. Берәр техника батып калып, тарттырып чыгаруын үтенәсең икән, төнлә дә килеп җитә. Менә шундый риясыз, бик тә ярдәмчел кеше ул. Бервакытта да канәгатьсезлек белдермәс, борынын салындырмас... Аның кебек механизаторлар бармак белән генә санарлык, - дип дәвам итә җитәкче.

... Аларны ДТ-75 тракторларында еш кына басуда бергә күрергә була. Тракторның берсендә - Иван Семенов, икенчесендә - шушы ук бүлекчә механизаторы Раил Гадршин. Бу җир улларының икесе дә озакламый 60 яшьләрен тутыра.

- Сәламәтлек какшап китмәсә, эшләргә әле исәп. Мин тракторымнан, тракторым миннән башка яши алмый. Эштә бераз алҗытса да, гаиләм янына кайткач онытыла, - ди Иван абый майлы кулларын сөртә-сөртә һәм тугры юлдашы - корыч аты янына юнәлә...

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев